Мондый бурычны Русия Хезмәт министрлыгы төбәкләр алдына системаны комплекслы модернизацияләү һәм «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында куйды. Хезмәтне үзгәртеп коруның беренче этабы быел гыйнварда узды: беренчеләрдән булып Уфа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм Башкортстан башкаласының 7 район филиалы берләште. 2 майда республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә Башкортстанның калган 10 районара мәшгульлек үзәге кушылды.- Барлык ресурсларны бердәм үзәккә туплау безгә эшне оптимальләштерергә һәм мәшгульлек өлкәсендә оператив рәвештә карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, — дип билгеләп үтте барлык мәшгульлек хезмәтләрен бердәм үзәккә берләштерүнең өстенлекләрен гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Нәтиҗәдә безнең гамәлләр нәтиҗәлерәк булачак, мәшгульлек үзәкләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны да, сыйфаты да артачак. Шуны аңларга кирәк: модернизация биналарны ремонтлау белән генә чикләнми. Иң беренче чиратта, бөтен мәшгульлек хе