Кичәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка “Башкортостанстат”ның вафат булган җитәкчесе Әкрам Ганиевның балаларына ярдәм күрсәтергә кушты. Мәрхүмнең олы кызыннан тыш, ике кечкенә баласы калган. Чарада аның рухын бер минут тынлык белән искә алдылар.Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларын үз территорияләрендә тәртипне сакларга чакырды. “Миңа даими рәвештә халыкны борчыган проблемалар турында хәбәр итәләр. Бик күп мөрәҗәгатьләр территорияләрне җыештыру буенча килә, кайдадыр ботаклар ята, кайдадыр чүп-чарны җыештырмыйлар. Мин бу хәлне күзәтүне сорыйм. Башкортстан — чиста төбәк, без югары мәдәниятле булырга тиеш. Сезнең бурыч — территорияләрне тиешле тәртиптә тоту”, — дип искәртте ул. Киләсе атнадан урыннарга тикшерү белән контрольлек итүче төркем чыга башлаячак. Башкортстанда ковид-госпитальләрдә 88 процент урын биләнгән. Бу хакта сәламәтлек саклау министры урынбасары Азат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Республиканың йогышлы авырулар госпитальләрендә коронавирусны дәвалау өчен 265 койка җәелдерелгән, ирекле койка фонды 12 процент тәшкил итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, 15 майга Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән 118 пациент —стационарларда, 1325 авыру амбулатор рәвештә дәвалана. Республикада су коену сезонын ачуга планлаштырылган 148 рәсми пляжның 93е әзер, дип белдерде Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров. Төбәк халкының һәм кунакларының уңайлылыгы өчен ведомство интерактив карта төзегән, анда республика сулыклары янында ял итү өчен локацияләр турында барлык мәгълүмат урнаштырылган. Су коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә ачыла. Уфада 10 җиһазландырылган пляж эшли башлаячак. Популяр туристик юнәлешләрдән тыш (дәвалану-рекреацион, экскурсия, спорт туризмы), Башкортстанда яңа юнәлешләр үсеш ала. Алар турында эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов бәян итте. Мәсәлән, гастрономия туризмы, этно- һәм агротуризм ышанычлы үсеш ала. Зур туристик локацияләрдән тыш, туристлар кечкенә шәһәрләргә һәм авылларга, дини изге урыннарга баруны да хуп күрә. Туристлык әйләнешенә тарихи мирас объектларын җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. “Шүлгәнташ” тарихи-музей комплексы ачылу белән фәнни-мәгариф туризмы яңа дәрәҗәгә чыкты. Турахан төрбәсе янындагы булачак Евразия күчмә цивилизацияләр үзәге территориясе дә популяр маршрутларның бер өлеше булып тора. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен туристлык объектларының уңайлылыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Хәзер бу категория туристлар Аскын боз мәгарәсенә бара ала. Торатауны сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр өчен күтәргеч белән җиһазландыру мәсьәләсе һәм башка проектлар карала. Соңгы 4 елда Башкортстан шәһәрләре үсешенә 5,2 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Бу хакта Төбәк шәһәрләрен үстерү институты кураторы Ольга Сарапулова хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Мәләвез һәм Яңавыл иң актив шәһәрләр булып тора. Алар “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” конкурсында икешәр тапкыр җиңү яулаган. “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Локманов хәбәр итүенчә, республика газ үткәрү программасын үтәү буенча илдә 2нче урынны били. 12 майга Башкортстанда 36897 килешү төзелгән: шуларның 96 проценты кабул ителгән; 88 процент килешүләр буенча газ йорт хуҗалыгы чикләренә кадәр үткәрелгән һәм 65 процент йорт челтәрләргә тоташтырылган. Сертификатлар (льготникларга 100 мең сум бирелә) буенча газга тоташтыру планы 91 процентка үтәлгән. “Алга” махсус икътисади зонасы резиденты “Zasport” бүген Ишембай районында үз фабрикасын ачачак. Компания көндәлек һәм спорт киемнәре тегү белән шөгыльләнә, бу — Русия Олимпия командасының рәсми экипировщигы. Башкортстан территориясендә фабрика ачу продукция җитештерүне максималь дәрәҗәдә Русия территориясендә тупларга мөмкинлек бирәчәк. “Компания катгый сайлап алу үтте. Базарда аның продукциясенең сыйфаты һәм купшылыгы югары бәяләнә. Аны безнең республикага алып килү минем хыялым иде”, – дигән иде Радий Хәбиров 2022 ел нәтиҗәләре буенча биргән интервьюсында.