«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанның 11 предприятиесе «Русия экспорт үзәге» экспорт мәктәбенең «Экспорт форсажы» күптармаклы акселерация программасының 9 агымы буенча укытуны башлады.Укуда төрле тармаклардан компанияләр катнаша. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.- Башкортстан Хөкүмәте үз продукциясен экспортлаучы, яки тышкы икътисади эшчәнлекне башларга ниятләүче предприятиеләргә һәм эшкуарларга актив ярдәм итә. Финанс ярдәме чараларыннан тыш, без шулай ук «Экспорт форсажы» акселерация программасы кысаларында экспорт эшчәнлеге нигезләрен укытуны оештырабыз. Республикада экспортерлар саны 2021 елда 994 предприятиедән хәзер 1273 предприятиегә кадәр артты һәм без әлеге акселерат ярдәмендә Башкортстан экспортерлары санын арттыра алачагыбызга ышанабыз, - дип аңлатма бирде Маргарита Болычева.Фото: Башкортстан Хөкүмәте