Идарәчеләр конкурсының бишенче юбилей сезонында катнашу өчен "Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасының "Русия лидерлары" флагман проектына барлык төбәкләрдән һәм дөньяның 89 иленнән 160 меңгә якын (158 995) гариза килгән.Гаризалар кабул итү 4 апрельдә башланып, 14 майда тәмамланды. Катнашучылар системага биографик анкета һәм видеоинтервью йөкләде. Бу - дистанцион этапның алдагы биремнәренә керү өчен мәҗбүри шарт.«Русия лидерлары» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. Хәзер системага уңышлы теркәлгән, анкета һәм видеоинтервью йөкләгән һәркем проектның киләсе этабында – дистанцион тестта катнаша алачак.- Яңа сезонда катнашу өчен без Русиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 89 дәүләтеннән 160 меңгә якын гариза алдык. Конкурсның барлык биш сезонында Русиядән һәм дөньяның 150 дәүләтеннән 1 миллионнан артык теркәлү кабул ителгән. Бу - безнең командага көчле, дәртле лидерлар, югары класслы профессионаллар өстәлү.Позитив тенденция - катнашучы хатын-кызлар саны си