Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

«Уфа хосписының өй китапханәсе»н тулыландырыйк!

Акциянең максаты — балалар һәм өлкәннәр өчен җылы һәм рухи басмаларны паллиатив пациентлар белән уртаклашу. – Без «Китап» нәшриятының китапларын җыйдык инде, алар нәфис, тарихи, танып-белү темаларына багышлана, без аларны хосписның өй китапханәсе өчен бүләк итәргә әзер, - ди матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев. Уфа хосписы директоры Радмила Сурначева сүзләренчә, мондый китапханәләр Русиянең күп кенә хосписларында эшли. Паллиатив пациентлар өчен өй китапханәсе булу – матур башлангыч. Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов аңлатканча, Уфа хосписының булачак китапханәсе фондын тулыландыруга теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен «Уфа хосписының өй китапханәсе» киштәсен табып, анда үзеңнең китап-бүләгеңне калдыру җитә. «Уфа хосписының өй китапханәсе» Совет мәйданында урнашачак. Исегезгә төшерәбез, 26-28 май көннәрендә Уфада беренче тапкыр «Китап-байрам» ярминкәсе узачак. Фестивальнең үзәк мәйданчыгы шәһәрнең Совет мәйданы булачак, анда вакытлы әдәбият, модель китапханәләр, гаилә консультацияләре, шулай ук күргәзмә-сату зоналары ачылачак. Ярминкә кысаларында осталык дәресләре, уеннар, консультацияләр һәм башка актив чаралар узачак. Фото: “ВКонтакте”