"Башкортстан Республикасы Башлыгы указы нигезендә тышкы яктыртуны яхшырту программасы эшли башлады. Уфа урамнарны яктыртуның энергия нәтиҗәлелеген арттыру процессына актив кушылды. Үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча, шәһәрдә күп санда яктырткычларның 15 елдан 30 елга кадәр кулланылу срогы барлыгы ачыкланган. Бу, һичшиксез, аларның эш сыйфатына йогынты ясый. Билгеләп үтәм, шәһәрдә урнаштырылган натрий һәм терекөмешле лампалар белән консоль яктырткычлар физик яктан гына түгел, әхлакый яктан да искерделәр. Шәһәрдә яктыртуның энергия нәтиҗәлелеген яхшырту планы эшләнде. Беренче былтыргы этапта без сынау проектын эшләтеп җибәрдек. Пилот районы сыйфатында Дим районы сайланды. Районда барлык яктырткычларның эшен анализладык һәм яктырту дәрәҗәсен күтәрүгә мохтаҗ булган урыннарны ачыкладык. Без 3,5 меңнән артык яктырткычны алмаштырдык", - диде бүгенге оператив киңәшмәдә Уфа шәһәре мэры Ратмир Мәүлиев. Фото: rus.bashgazet.ru