Синтепон ике төрле – термик ысул белән тоташтырылган һәм ябыштырылган була. Ике төре дә җылылыкны әйбәт саклый. Әмма юу-чистарту ысуллары төрлечә. Ябыштырылганы юганда оешып төерләнә. Шуңа күрә мондый куртканың өске катламын сабынлы губка белән генә чистартып алырга кирәк. Синтепоны термик ысул белән тоташтырылган кием кыйммәтрәк тора, формасын саклый. Ләкин дөрес юмаганда монысы да төерчекләнергә мөмкин. Кайбер синтетик эчлекле курткаларны, әйтик, холлофайберны, машинада сыгарга була. Ә менә синтепонны кул белән генә сыгарга кирәк. «Плечик»ка элеп киптерү ясалма җепселләренә зыян салачак. Шуңа күрә куртканы җәеп салып киптерергә кирәк. Юганнан соң курткадагы синтепон төерчекләнсә, формасы бозыла, җылысы бетә. Киемне рәткә китерү – төерчекләнгән урыннарын тигезләү ысуллары бар. Кул белән. Әйтергә кирәк, иң мәшәкатьле ысул. Моның өчен эчлекнең аскы өлешен сүтеп, оешкан синтепонны кул белән таратып тигезлиләр һәм, энәгә җеп саплап, берничә урыннан тегеп-беркетеп куялар. Кайбер очракларда