Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Сайлау алдында калсаң, нишләргә?

Мондый чакта сиңа бары тик Ул гына - Аллаһы Тәгалә генә ярдәм итә ала! Истихара намазын укы!Тәһарәтләнеп, гадәттәгечә, ике рәкагать намаз укырга (беренче рәкәгатьтә - «Фатыйха», «Кәфирун», икенче рәкагатьтә «Фатыйха», «Ихлас» сүрәләрен укырга) кирәк.Аннары истихара догасын кылырга: «Аллаһуммә, иннии әстәхыйрукә бигыйльмикә, вә әстәкъдирукә бикудратикә, вә әс'әлүкә мин фәдъликәл-гәзыйм. Фәиннәкә тәкъдиру вә лә әкъдиру, вә тәгъләмү вә лә әгъләм, вә әнтә галләмүл-гуйууб. Аллаһуммә ин күнтә тәгъләмү әннә һәзәл-әмра (монда кешегә эшләргә теләгәнен әйтергә мөмкин) хайрун лии фии диини вә мәгәәшии вә гаакыйбәтиһи әмрии фәкъдурһү лии вә йәссирһү лии с̣уммә бәәрик лии фииһ. Вә ин күнтә тәгъләмү әннә һәзәл-әмра шәррун лии фии диини вә дуньйәә'ә вә мәгәәшии вә гаакыйбәти әмрии, фәсрифһү ганнии вәсрифнии ганһү, вәкъдүрлиль-хайра хәйс̣у кәәнә с̣уммә раддыйнии».Мәгънәсе: «Аллаһым! Синең белемең белән хәерне сорыймын. Кодрәтеңнән көч сорыймын һәм Синең бөек фазылыңны телимен. Чөнки Синең һәрнәрсәгә к

Мондый чакта сиңа бары тик Ул гына - Аллаһы Тәгалә генә ярдәм итә ала! Истихара намазын укы!Тәһарәтләнеп, гадәттәгечә, ике рәкагать намаз укырга (беренче рәкәгатьтә - «Фатыйха», «Кәфирун», икенче рәкагатьтә «Фатыйха», «Ихлас» сүрәләрен укырга) кирәк.Аннары истихара догасын кылырга: «Аллаһуммә, иннии әстәхыйрукә бигыйльмикә, вә әстәкъдирукә бикудратикә, вә әс'әлүкә мин фәдъликәл-гәзыйм. Фәиннәкә тәкъдиру вә лә әкъдиру, вә тәгъләмү вә лә әгъләм, вә әнтә галләмүл-гуйууб. Аллаһуммә ин күнтә тәгъләмү әннә һәзәл-әмра (монда кешегә эшләргә теләгәнен әйтергә мөмкин) хайрун лии фии диини вә мәгәәшии вә гаакыйбәтиһи әмрии фәкъдурһү лии вә йәссирһү лии с̣уммә бәәрик лии фииһ. Вә ин күнтә тәгъләмү әннә һәзәл-әмра шәррун лии фии диини вә дуньйәә'ә вә мәгәәшии вә гаакыйбәти әмрии, фәсрифһү ганнии вәсрифнии ганһү, вәкъдүрлиль-хайра хәйс̣у кәәнә с̣уммә раддыйнии».Мәгънәсе: «Аллаһым! Синең белемең белән хәерне сорыймын. Кодрәтеңнән көч сорыймын һәм Синең бөек фазылыңны телимен. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр, минем җитмәс. Син белерсең, мин белмәм. Яшерен булган эшләрне дә беләсең. Аллаһым! Бу эшнең минем динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен хәерле булыр дисәң, бу эшне миңа тәкъдир ит, аны эшләвемне җиңеләйт, аны миңа мөбарәк кыл. Әгәр бу эшнең динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен начар булыр дисәң, бу эшне миннән, мине аннан ерак тот, Аллаһым! Хәер кайда булса, миңа насыйп ит, бу эш белән мине шатландыр», - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.Фото: Фәнүз Хәбибуллин