Аларның урнашуы яшь галимнәргә үз эшләренең нәтиҗәләрен базар өчен әзер продуктка әйләндерергә ярдәм итү өчен уйланылган. Шундый нокталарның берсе бинаның икенче катында "Фән һәм университетлар" гомумдәүләт проекты кысаларында дәүләт-хосусый партнерлык һәм концессион килешүләр механизмнарын кулланып, инновацион белем бирү мохитен булдыру буенча федераль программа кысаларында студентларның фәнни-тикшеренү һәм гамәли эшенә юнәлтелгән полимер композицион материаллар лабораториясе булачак. Уку йорты химиклары үткәргән тикшеренүләр актуаль дөньякүләм фәнни көн тәртибенә җавап бирә. Бу - пластик калдыкларны рациональ файдалану. Моннан тыш, галимнәр биомедицина билгеләнешендәге материаллар, мәсәлән, пешү һәм операциядән соңгы яраларны дәвалау өчен үзлегеннән таркалып бетә торган өслекләр, шулай ук табигыйгә тиң технологияләр, яшел химия, суперкомпозитлар булдыру белән шөгыльләнә. - Бүген бу - стратегик мөһим бурыч, чөнки полимер композитларга соңгы вакытта ихтыяҗ аеруча артты, - ди университе