Барысы да гаиләдән башлана.Биредә без җәмгыятькә кирәкле шәхес булып тәрбияләнәбез, төрле авырлыкларны җиңәргә, шул ук вакытта якыннарыбызны яратырга һәм хөрмәт итәргә, дөньяның матурлыгын күрергә, яшәүнең тәмен тоярга өйрәнәбез. Чыннан да, гаилә — һәркем өчен иң изге, җылы урын.15 май — Халыкара гаилә көне. Бу көннең әһәмияте елдан-ел арта бара. Шушы көнне җәмәгать урыннарында төрле чаралар оештырылса, һәр гаилә өстәл артына җыелып, бер-берсенә булган хөрмәтен һәм мәхәббәтен күрсәтергә тырыша. Чыннан да, җәмгыятьнең нигезен менә шул түгәрәк өстәл артына берләштерүче көчле гаилә башлыгы, һәркемне кайгыртучы хатын-кыз, шушы өстәл тирәсен “гү” китергән, өйнең яме булып йөгереп йөргән кечкенә сабыйлар билгели.Илдә һәм республикада гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм турында бик күп язарга мөмкин. Бүген, Хөкүмәт ярдәмен тоймаган бер гаилә дә юктыр. Бу яшьләрне тораклы, эшле итүдә дә, аларга үз эшен ачуда, балаларга лаеклы тәрбия һәм белем бирүдә һәм башка башлангычларда ярдәм күрсәтүдә дә чагыла. Шул ук вакытта күпбалалы гаиләләрнең абруен күтәрү буенча да күләмле эш алып барыла.Күптән түгел республикада “Башкортстан королевасы-2023” конкурсының финалы узды. Әлеге чарада катнашучылар өчен төп критерийларның берсе әни булу шарты иде. Төрле сынауларны үт-кәннән соң Стәрлетамак шәһәреннән өч бала әнисе, 31 яшьлек Айгөл Фәхриева Гран-при яулады. Нәкъ шушы гүзәл хатын-кыз, үрнәкле әни, уңган хуҗабикә июньдә Мәскәүдә үтәчәк “Миссис Россия Мира-2023” Бөтенрусия конкурсында Башкортстан данын яклаячак.Айгөл әлеге конкурс турында социаль челтәрләрдән күреп белгән.— Әлбәттә, бу конкурс миндә шунда ук кызыксыну уятты. Әмма мин бит инде матурлык конкурсында катнашырга теләгән яшь кыз түгел. Шуңа да гаиләм белән киңәшләштем дә үземне сынап карарга булдым, — ди ул.Бәйгенең беренче этабы онлайн-форматта узган. Катнашучылар үзләренең хоббие турында видеовизитка ясарга тиеш булган. Ә арытаба жюри, иң кызыклы эшләрне сайлап алып, киләсе этапка узучылар исемлеген төзегән. Иң беренче этапта республикадан 100гә якын хатын-кыз көч сынашкан, әмма финалга шуларның 10сы гына уза алган. Югарыда әйтелгәнчә, конкурста катнашуның төп шарты искиткеч чибәрлектә, сылу буй-сында гына түгел, ә, тәү чиратта, әни булуда!Шулай итеп, болай да төрле мәшәкатьләр, башлангычлар белән янып яшәгән Айгөлнең тормышы тагын да чагурак төс ала. Хәзер аларны төрле осталык дәресләрендә катнашырга чакыра башлыйлар. Биредә алар сәхнә сөйләменә өйрәнә, дефиле сәнгатенә, актер осталыгына һәм башка файдалы күнекмәләргә төшенә. Ә 15 апрельдә урындагы “Сода” Мәдәният сараенда финал этабы узды. Ул да үз эченә ике турны алган. Беренчесе — визитка. Анда конкурста катнашучыларга үзләренең мавыгулары, төрле өлкәдәге казанышлары турында сөйләргә кирәк булса, икенчесендә ниндидер иҗади эш тәкъдим итәргә, ягъни талантларын күрсәтергә тиеш булалар.— Хатын-кыз өчен төп бәхет — әни булуда. Әмма шул ук вакытта, ул үзенең гүзәл зат булуы турында да бервакытта да онытмаска тиеш. Үзем турында сөйләгәндә мин дә балаларым турында гына түгел, төрлечә белем алуым, үз-үземне үстерү турында бәян иттем. Минем төп максат — озак елларны үз эченә алган декрет ялы, ягъни күпбалалы булуның мәшәкатьләрен халыкка җиткерү түгел, ә хатын-кыз булып калу серләренә төшендерү иде. Һәр хатын-кыз, тәү чиратта, мәхәббәт чыганагы ул. Ирен, балаларын, гомумән, барлык дөньяны мәхәббәткә чорный алырлык көч бар хатын-кызда. Без менә шуңа таянып яшәргә тиеш. Иҗади номерга да мин фәлсәфи мәгънә салырга тырыштым. Ак-кара төсләргә бай булган биюемнең максаты — һәр кешедә начар һәм уңай яклар барлыгын күрсәтү иде. Безгә үзебездәге начарлыкларны юкка чыгарып, дөньяны ак төскә генә манып яшәргә тырышырга кирәклеген күрсәтергә тырыштым, — ди ул.Чыннан да, матур күңелле кеше һәрьяклап та гүзәл була. Айгөл бу конкурста җиңүче генә түгел, ә “Подиум королевасы”, “Тамашачылар сөюе королевасы”, “Республика горурлыгы (достояние республики)” номинацияләрендә дә җиңү яулый.— Әлбәттә, боларның барысына да минем ныклы гаиләмнең тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Чөнки биредә мине аңлыйлар, яраталар. Анда мин һәрвакыт якланган, төрле яктан сакланган. Биредә миңа һәрвакыт терәк булган кешеләр бар. Мин аларга таянып кына шушы җиңүләргә ирешә алдым, — ди ул.Фәхриевлар өч балага гомер бүләк иткән. Өлкән кызлары Камиллага 10 яшь. Ул фортепьяно һәм вокал белән шөгыльләнә. 7 яшьлек Ранель бик җитди рәвештә хоккейга мөкиббән киткән. Ул киләчәктә спортчы булырга хыяллана. Ә кечкенә Османга әле 2 генә яшь, ул балалар бакчасына йөри. Ләкин ул да инде үзенең активлыгы, тормыш сөюе белән аерылып тора, рәсем төшерергә ярата. Шуңа да бу гаиләне “иҗади гаилә” дип атарга да мөмкин.— Безнең гаиләдә иң мөһиме — мәхәббәт. Ирем белән үткәргән һәр минутның кадерен беләбез. Без һәрвакыт бер-беребезгә ышанабыз, алдыбызга уртак максатлар куябыз һәм аларга таба кулга-кул тотынышып атлыйбыз. Балаларыбыз да безгә карап үрнәк ала. Алар бездән тормышны яратырга һәм башкарган эшләреннән ләззәт табарга өйрәнә, — ди Айгөл.Бүген инде Айгөл Русия күләмендә үтәчәк чарага әзерләнә. Вакыт аз калды, шуңа да дулкынлану да арта.— Янымда ирем, балаларым булганда мин үземне бик көчле итеп хис итәм. Алар булганда мин әллә нинди югарылыкка да күтәрелә алам. Шуңа да республикабызны бу конкурста лаеклы күрсәтермен дип ышанам, — ди якташыбыз.Менә шулай, бәхетле, гаиләле хатын-кызда биек тауларга менәр көч тә, агымсуны туктата алырлык гүзәллек тә була шул.