Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Олы яуда фәрештәләр саклаганмы?

1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы вакытында хәрәкәттәге армия составында 34 миллионнан артык солдат һәм офицер катнашкан. Һәм күпләр, бик күпләр дәһшәтле яудан әйләнеп кайта алмаган. Бер ату яңгырый, снаряд ярчыгы сызгырып үтә, бомба шартлый – кемнәрнеңдер газизләре башкача инде һөҗүмгә күтәрелмәячәк... Алгы сызыкта сугышкан һәр фронтовик берничә тапкыр үлемнән чак калган. Аларга исән калырга нәрсә ярдәм иткән? Могҗизамы? Хәрби тәҗрибәме? Очраклыкмы? Ходай тәкъдиреме? Әллә барысы да бергәме?Советлар Союзы Герое Петр Трайнин 1941 елдан танк механигы-водителе булып хезмәт итә, Мәскәүдән Прагага кадәр юл үтә. Берничә тапкыр дошман техникасына таранга бара, танкта яна, еш кына экипаждан берүзе исән кала. 1942 елның 28 гыйнварында ул чираттагы тапкыр үлемнән чак кала. Мәскәү янында кышкы контрһөҗүм вакытында аның “БТ-7” танкы экипажы Вельмежа авылы читендә көтмәгәндә дошманның 105 миллиметрлы орудиеләре батареясенә килеп чыга. Аларга ике тапкыр аткач, танк югары тизлектә немец пушкалары өстенә килеп менә, ләкин үзен дә шартлаталар. “Атучы егет, эчен тотып, идәндә хәрәкәтсез ята, – дип искә ала Петр, – аннан ерак түгел командир катып калган, аларны инде ут ялмап алган, коткарырлык түгел. Өстәвенә, менә-менә ягулык баклары һәм калган снарядлар шартларга тиеш. Ачудан һәм көчсезлектән акырып җибәрдем һәм, елый-елый, люкны ачып, танктан чыгарга теләп сикереп тордым. Шул мизгелдә танк эчендә көчле шартлау яңгырады, мин чыгып очтым һәм кар өстенә килеп төштем...” Советлар Союзы Герое Сергей Мацапура пехотада хезмәт итә, штык белән кул сугышында катнаша. Соңрак пушкадан немец танкларына ата, разведчик, пулеметчик, сапер була, 1943 елдан – танк механик-водителе. Үлем гел аның янәшәсендә йөри, чираттагы кул сугышындагы кебек. “Фашистлар белән йөзгә-йөз арыш басуында очраштык, – дип сөйли Сергей. – Кемдер арттан килеп, мине бик каты буа башлады. Тын бетте, күз алларым караңгыланды, очкыннар уйнаша. Ничектер җаен китереп, үкчә белән мәлгуньнең эченә типтем. Бергә егылдык, ул аста калды, мин – аның өстендә. Тегенең куллары бушаган мизгелдә борылып, хәзер инде мин аны буам, ул гырылдый башлады... Шулчак Соболев иптәшемнең “Се-ре-га!” дигән тавышын ишеттем һәм, кинәт башымны борып, янтаеп калдым, шул ук мизгелдә икенче бер фашистның автомат приклады колагымны сыдырып үтте. Аннары Соболев килеп, тегенең башына шундый итеп тондырды ки, тимер каскасы яньчелеп чыкты. Үзем торып басмакчы булам, үзем винтовкамны сәрмәнеп эзлим, күз аллары томан, исерек кебек чайкалам. Һуш җыйганда Соболев янымда басып тора, тирә-якта безнекеләрнең дә, немецларның да мәетләре аунап ята иде...” Артиллерист Исаак Кобылинский сугышка 1942 елда керә, 76 миллиметрлы пушкалар батареясе расчеты командиры була. Алгы сызыкта кола яланда торганлыктан, аларның бу урынын “Хуш, Туган ил!” дип атап йөртәләр, чөнки анда исән калу бик икеле була. Окопларда атеистлар булмый, диләр. Исаак та, ВКП(б) әгъзасы булуына карамастан, иң куркыныч мизгелләрдә үзе дә сизмәстән Ходайга ялваруын яшерми. “Бөтен гәүдәм белән юеш үләнгә сылашып ятып, танау белән шунда төртелеп, башымны учларым белән тотып, күзләремне чытырдатып йомып, мин, ата атеист, эчтән генә Ходайга ялварам: “Зинһар, гомеремне сакласана! Мин бит әле бик яшь, балаларым да юк! Хәзер үлсәм, җирдә дәвамым да калмаячак бит!” – дим. Мондый хәлләр берничә тапкыр булды. Син инде бернәрсә дә эшли алмасаң, яклаучысыз, көчсез, хәрәкәт-гамәлләрең чик­лән­гән һәм тулысынча язмыш кочагына таш­лангансың икән – Ходайга ялварудан башка чара калмый”, – ди ул. Күренекле сәнгать белгече, Русиянең Сәнгать академиясе мөхбир-әгъ­засы Николай Никулин Ленинград янындагы дәһ­шәтле сугышларда катнаша, пехотада һәм артил­лериядә була. Ул – бик дөрес һәм яшермичә, бизәмичә язылган “Сугыш турында хатирәләр” китабы авторы. Могҗизаның нәрсә икәнлеген дүрт тапкыр каты яраланган, контузияләр алган бу фронтовик бик яхшы белә. Менә аның сугыштагы бер генә көне – 1943 елның 19 июле. Төш вакытларында Никулин бер карт һәм бер яшь солдат белән тылга мөһим пакет илтеп тапшырырга китәләр. “Бервакыт миномет минасы брустверга килеп бәрелде дә, миңа балчык чәчрәтеп, янәшәмә килеп төште. Тәгәрәп килеп, минем биттән ярты метрда гына туктап калды: чәчләрем үрә торды, аркам чымырдап китте. Мин ачык кызыл һәм сары төсләргә буялган, үтәкүренмәле пластмасса борыны ялтырап торган бу матур уенчыкка исем китеп карап ятам. Хәзер шартлаячак! Бер секунд, ике... Минут... Шартламады. Кемгә генә шундый бәхет елмая?!” Кич шул ук составта болар кайтырга чыга. “Кинәт кенә ниндидер гүләү, сызгыру һәм нык булмаган шартлау тавышы ишетелде. Битемә һәм күкрәгемә ниндидер җылы, юеш нәрсә чәчрәде. Тиз генә яттым. Тынлык. Күзләремне угалыйм. Карт солдат җирдә ята, башы юк. Яше җиңеннән ниндидер юеш, соры массаны сыпырып маташа. Картның баш мие икән. Моны аңлап, солдатикны очкылык тота башлады... Картның документларын алып, яшен култыклап, ары киттем. Кайтып җиткәнче егетне очкылык тотты, аны фельдшерга тапшырдым...” Алар барысы да үлем белән янәшә йөргән. Исән калырга аларга нәрсә ярдәм иткән? Язмышмы? Могҗизамы? Ә бит фронтка барып та җитә алмыйча үлүчеләр күпме булган! Дүрт ел сугышта йөреп, бер җире хәтта сыдырылмыйча да кайтканнар булган...Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.(Интернеттан алынды).