Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм бүген дә безне матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә. Ритм, уен-хәрәкәтләр аша халыкның уй-фикерләрен, эчке халәтен, өметен, ышануын чагылдыручы чара, дисәк тә ялгыш булмастыр.Нефтекама — биючеләр шәһәре. Биредә бөтен республикага, хәтта илгә танылган ансамбльләр бик күп. Бүген алар белән тагы бер тапкыр таныштырып үтәбез.Путин аларны Мәскәүгә чакырды“Виктория” үрнәкле эстрада-спорт бию ансамбле — шәһәрнең, республиканың йөзек кашы. Сәнгать иле белән таныш булган кешеләр арасында “Виктория”не белмәгән кеше юк. Хәтта Президентыбыз Владимир Путин да эш сәфәре белән Башкортстанга килгән вакытында “Виктория”ның чыгышын күреп таң калган иде. Ул: “Мин сезне Мәскәүгә чакырам”, — дип китте. Һәм чакырды да! Нефтекаманың яшь артистлары, Мәскәүнең Колонналар залында чыгыш ясап, осталыклары белән барысын да таң калдырып кайткан иде. “Виктория”не Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Мухин җитәкли.Бу ансамбльнең уңышларын язып бетерер өчен бер мәкалә генә җитми. “Виктория” — Русия Чемпионатының җиде тапкыр җиңүчесе, алар — Германиядә үткән дөнья чемпионатының көмеш һәм бронза призерлары, Беренче каналда барган “Утренняя звезда” тапшыруының ике тапкыр җиңүчеләре, Зур театр примасы Светлана Захарова җитәкчелегендә үткән “Светлана” балалар бию фестиваленең призеры, Илзе Лиепа җитәкләгән “Волшебная туфелька” фестиваленең алтын призеры, Мәскәү шәһәрендә үткән Бөтендөнья Бию Олимпиадасының көмеш призеры — тагы бик күп, бик күп җиңүләр яулаган, Русиянең җыелма командасына кергән киң танылган ансамбль ул “Виктория”. Биредә ел саен ике йөздән артык бала шөгыльләнә, ә ансамбльгә йөргән укучылар бүген хореография буенча иң яхшы уку йортларында укый, иң танылган коллективларда, әйтик, Алла Духованың “Тодес” балетында, И. Моисеев исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамблендә бии.Әлбәттә, бу елларда ансамбльдә бик күп талантлы тренерлар, хореографлар эшләде. Шудай да уңышның башында аның алыштыргысыз җитәкчесе Виктор Мухин тора.— Кайчандыр, студент чакта, мине бию түгәрәгенә егетләр күтәреп дигәндәй алып килгән иде, чөнки бер кызга пар җитмәгән икән. Зур ризасызлык белән, карыша-карыша бардым! Ә биредә мине язмышым көткән икән — бию тормыш мәгънәмә әйләнде, — ди Виктор Егорович.“Түңгәвер”Кайчандыр Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган артисты, Бөтендөнья балетмейстерлары конкурсы лауреаты Ривхәт Саттаров көче белән булдырылган коллектив бүген сәнгать дөньясында зур уңышлар яулый. Ансамбль — Нефтекама дәүләт филармониясенең генә түгел, бөтен республиканың горурлыгы. Шәһәрдә бер генә бәйрәм дә “Түңгәвер”нең ялкынлы, дәртле биюләреннән башка үтми, шулай ук алар — республикада үткән зур бәйрәмнәрдә чыгыш ясый.Ансамбль бөтен Русияне урап чыкты, дисәк тә ялгыш булмас. Шулай ук алар Италия, Төркия, Эстония сәхнәләрендә чыгыш ясады. “Түңгәвер”нең концертларын тамашачы көтеп ала. Трюклар, бию осталыгы, чуак сәхнә костюмнары берсен дә битараф калдырмый. Ансамбль, урыс, башкорт, татар, мари халыклары биюләреннән тыш, бик күп башка халыкларның да биюен башкара, алар репертуарында утыздан артык куелыш бар. Бүген ансамбльне тәҗрибәле биюче, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Гөлнара Сафарова җитәкли.“Түңгәвер” ансамбленең бүген балалар составы да бар. Чын сәхнә осталары җитәкләгән ансамбль төрле җиңүләр яулый. Алар инде бик күп Бөтенрусия конкурсларында гран-при иясе булды. Димәк, Нефтекама “биючеләр шәһәре” дигән исемен озак югалтмаячак әле!“Миллениум”“Миллениум”ның “әнисе” — аның алыштыргысыз җитәкчесе Лариса Шәрипова. Бүген Марина Байтуллина белән берлектә ансамбльне үстерү өстендә эшлиләр. Моннан 24 ел элек Балалар иҗат үзәге нигезендә барлыкка килгән ансамбль бүген бөтен республикада, илдә киң билгеле, алар — бик күп республика, Бөтенрусия конкурслары җиңүчеләре.“Миллениум”ның биюләре тамашачыны әллә каян үзләренә җәлеп итеп тора. Бәлки, монда Лариса Александровнаның СССРның спорт мастеры булуы, акробатик номерларны да кертүе тәэсир итә торгандыр. Ничек кенә булмасын, концертларда иң чагу, иң оста, иң матур номерлар һәрчак “Миллениум” чыгышлары була. Уннан артык төркемдә ел саен 200-250 бала биредә үзе өчен бию дөньясын ача, осталыкка өйрәнә, характерын ныгыта һәм, әлбәттә, төбәкара, Бөтенрусия, халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулый!“Арт-данс”тан үсеп чыккан “Backfam”“Арт-данс” бал һәм эстрада-спорт үрнәкле бию ансамбле зур уңышлар яулап кына калмый, географияне дә киңәйтә. Ансамбльнең чишмә башында Халыкара класслы мастер-тренер, Башкортстан Республикасының өлкән тренеры, Русия Федерациясенең фитнес-аэробика буенча төбәкара вәкиле Татьяна Вәлиева тора. Биредә, спорт постановкалары белән бергә, классик биюләр дә бик күп.Татьяна Викторовнаның кайчандыр биредә беренче адымнарын ясаган кызы Карина, үзе дә хип-хоп буенча “Васkfаm” дип аталган бию төркеме ачып, уңышлы эшләп килә. Болай дию генә дә аздыр, чөнки алар төрле саллы конкурсларда уңышлар яулый, ә ансамбльнең филиаллары хәзер республиканың гына түгел, илнең бик күп төбәкләрендә эшли һәм бирегә бик теләп йөриләр.Иң нәфис ансамбльНефтекаманың бию коллективлары турында сүз алып барганда “Вариация”не телгә алып китми мөмкин түгел. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Пискун җитәкләгән үрнәкле хореография студиясе 1983 елдан бирле эшләп килде, биредә 4 яшьтән алып 18 яшькә тиклем балалар шөгыльләнде.Күбрәк классик биюләр биегәнгә микән, аларның чыгышы шундый нәфис, сәхнәдәге балалар күбәләкне хәтерләтә. Кызганычка каршы, шәһәрнең мәдәни тормышына зур өлеш керткән Лилия Вәгыйзь кызы вафат булды, аның эшен укучылары дәвам итә.Зур тарихлы ансамбльләр турында сөйләгәндә, “Нәркәс” үрнәкле хореография ансамблен дә телгә алып үтми мөмкин түгел, шәһәр белән бергә үсте, бергә ныгыды алар.Студентлар – дәртле халыкШәһәр уку йортларының һәрберсендә диярлек үз ансамбле бар һәм алар һөнәри бию ансамбльләреннән бер дә калышмый.Әйтик, БДУда 2000 елда оешкан “Прикамье” халык биюләре ансамбле. Аны атказанган мәдәният хезмәткәрләре Владимир Дорофеев, Лев Дорофеев, Юнир Ногманов җитәкләде. Шулай ук Машиналар төзү колледжында Алина Денисова нигез салган “Сюрприз” биючеләре киң билгеле.“Винтаж”Бүген дә Нефтекамада “Азарт”, “Версаль” кебек яңа, яшь ансамбльләр барлыкка килеп, үзләрен төрле конкурсларда танытып, уңышлы эшләп килә. Шуларның берсе — Балалар иҗат йорты каршында эшләүче “Винтаж” ансамбе. Моннан дистә елдан артык элек аны Оксана Куликова оештыра һәм озак еллар уңышлы җитәкли.Берничә ел элек бирегә эшкә тренер Диләрә Хәбибова килә. “Миллениум”да озак еллар тренер булып эшләгән белгеч шәһәрнең генә түгел, республиканың бию дөньясында киң билгеле. Без Диләрә Хәбибовадан үзенең яраткан эше, бию дөньясына ничек килеп керүе, уңышлары турында сөйләвен үтендек.— Мин үзем “Миллениум” бию ансамблендә тәрбияләндем. Биш яшемдә беренче тапкыр зур сәхнәгә чыктым. Әйтеп аңлата алмастай шатлык кичердем. Тренерыбыз Лариса Шәриповага бию дөньясы белән таныштырганы өчен зур рәхмәтлемен. Мин анда 13 ел биедем. Сәхнәне, чыгышларны, биюләрне шултиклем яраттым, булачак һөнәремне дә бию белән бәйләргә булдым. Шуңа З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтын тәмамладым, югары белемле хореограф булып чыктым. Һәм үзем биегән ансамбльгә эшкә кайттым. Озак еллар тренерым белән бергә балаларны бию серләренә өйрәттек. Ә моннан берничә ел элек Оксана Куликова белән яңа ансамбльдә эшли башладым, ул “Винтаж” дип атала.Узган елда без “Винтаж” белән үрнәкле исемен яуладык. Эшемне бик яратам. Ансамбль белән Бөтенрусия, Халыкара конкурсларга ешрак чыгарга тырышабыз. Таллинда, Прагада, Чехиядә, Германиядә булдык. Аеруча Европа буйлап тур истә калган. Пандемиягә кадәр Польшада, Германиядә булырга өлгердек. Калининград шәһәрендә үткән фестиваль бик ошады. Җәйге каникулларда Кырымда үтүче фестивальдә булабыз, балаларга бик ошый, зур тәҗрибә туплап кайтабыз. Мин һәр бала белән аерым эшлим. Кемгәдер бию, трюклар җиңел бирелә, кемдер классик биюдә көчле. Бездә эстрада-спорт биюләре булгач, дәресләрдә акробатика элементлары да керә, хореография да өйрәнелә.Балаларны безгә биш-алты яшьтә алып киләләр. Шуннан соң инде чын эш башлана. Хезмәт! Чөнки тырышмыйча биредә бернинди уңышка ирешү турында да сүз булуы мөмкин түгел.Мин үзем озак еллар Лариса Александровна белән бергә эшләдем. Моннан дүрт ел элек “Винтаж” төркеменә чакыргач, көчемне, белемемне, тәҗрибәмне анда сынап карарга булдым.Бию — ул искиткеч матур дөнья, анда бер килеп керсәң, чыгып китеп тә булмый, минем укучылар арасында үз тормышларын, булачак һөнәрләрен хореография белән бәйләүчеләр күп.Шаккатырып булмый!Бию турындагы мәкаләмне читтән килгән бер бию ансамбле җитәкчесе сөйләгән бер вакыйга белән тәмамлыйсы килә. “Концертта берәр нинди катлаулы элемент эшләсәк, башка җирдә моңа ду китереп кул чабалар. Ә биредә — тынлык. Тагын эшлибез, тагын тынлык. Соңыннан гына белдек: биредә шултиклем оста ансамбльләр бар, алар шундый катлаулы элементлар, трюклар эшли икән, безнеке — алар янында чүп кенә! Нефтекама тамашачысы, урысча әйтсәк, “избалованный”. Бирегә бию белән килер алдыннан мең тапкыр уйларга кирәк, чөнки биредә биюне бик аңлаучы тамашачы, аларны шаккатырыр өчен әллә кем булырга кирәк!” — дигән иде. Миңа калса, шушы сүзләр — Нефтекама һәм аның биючеләре турында иң төгәл әйтелгән сүзләр. Чыннан да биюче шәһәр ул Нефтекама!Гөлнара Гыйлемханова,“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.Нефтекама шәһәре.