Төрек язучысы Решат Нури Гентюкинның шул исемдәге романы буенча төшерелгән берничә серияле бу фильмны яратучылар бер мин генә түгелдер. Фәридә белән Кәмранның эчкерсез мәхәббәт романы турында гына түгел бу фильм, ә шул чорда яшәүче халыкның язмышы, тарихы һәм әдәплелек, кешелеклелек, тугрылык сыйфатлары чагылган милли тормышы турында да.Әлеге фильмны караган саен Фәридәнең саф күңеле белән бергә табигать биргән гаҗәеп чибәрлеге дә әсир итә иде. Мин экранда әлеге яраткан героемны күргән саен, ничектер, аны татар кызына охшата идем. Күңелем сиземләве һич тә ялгыш булмады. Фәридә ролен башкаручы актриса Айдан Шенерның әтисе буенча нәсел җепләре Казан татарларына барып тоташа икән.Легендар төрек киноактрисасы Айдан Шенерда татар каны да ага. Ул бу турыда берничә ел элек ХI Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленә почетлы кунак буларак килгәч белдергән. Әлеге вакыйгага ун ел чамасы вакыт үткән. Татарстан башкаласы, аның сүзләренә караганда, соклану уятып кына калмаган, ә нәсел җепләренең тартуын да тоярга ярдәм иткән. Биредә ул берничә мәртәбә була. Айдан Шенер, Мәскәү һәм Казаннан тыш, Русиянең башка бер төбәгендә дә булмавын әйтә. Ә инде билгеле фильм Русия экраннарына чыкканнан соң актрисаны берничә тапкыр Русиягә очрашуга чакыралар. Айдан үзе төшкән фильмны Русиядә бик яратуларын да белә.— Минем картәниемнең әтисе — Казаннан, ә картәнинең әнисе — Кырым татары. Шулай булгач, мин бераз булса да Казан татарымын. Әтием белән Казанга икенче килүебез. Ул үзенең туган шәһәрен бик ярата. Бу юлы сәфәргә туган апабызны да алырга уйладым, — ди Айдан Шенер журналистлар белән очрашуда.Айдан үзенең татар тамырларын онытмый. Ул ата-бабаларының борынгы тормышы белән нык кызыксына. Әтисе ягыннан картәтиләре ХIХ гасыр ахырында Төркиягә күченеп китәләр.— Ул чорда Русиядә бик болгавыр вакытлар була. Менә шул вакытларда, ягъни ХIХ гасыр ахырында, бик күп мөселман гаиләләре туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Байтагы Төркиягә юллана. Алар арасында минем татар картәтием дә була. Шулай, әгәр тарих шундый язмышка дучар итмәгән булса, мин, бәлки, Казанда туып, татар мохитендә яшәп, тәрбия алган саф татар кызы булыр идем, — дип хатирәләре белән уртаклаша төрек киноактрисасы.Айдан Шенер үз илендә билгеле актриса гына түгел, ә иң чибәр хатын-кызларның берсе буларак танылган. 1981 елда ул “Мисс Төркия” конкурсында җиңеп чыга. Бу вакытта аңа нибары 18 яшь була. Көнчыгыш чибәре дөнья күләмендә узган шундый ук чараларда катнаша, тик бу юлы таҗ Венесуэла вәкиленә эләгә. Шул рәвешле, Айданның дан-дәрәҗә биеклегенә тәүге сукмаклары модель бизнесыннан башлана.Әмма аның танылу алуы актерлык карьерасы белән бәйле. Аны “Бәләкәй рейс” дигән фильмда төшү өчен чакыралар. Кино сәнгатенә дә тәүге адымнары шуннан башлана. Ә 1986 елда экраннарга “Королек – птичка певчая” сериалы чыкканнан соң, Айдан Шенер иң популяр кино актрисасы булып таныла. Сәнгать белгечләре 17 серияле әлеге фильмны дөнья кинематографиясе классикасы буларак бәяли.Иҗат осталары арасында булган көнләшүме, әллә романны яңа сюжетлар аша баетырга теләүме — бәяләве авыр, әмма 2013 елда әлеге фильмны башка режиссер икенчерәк стильдә төшерә. Ләкин яңа фильмны Төркиянең үзендә дә яратып кабул итмиләр. Бәхеткә, роман авторы Гентюкин да мәрхүм була һәм Фәридәне, Кәмранны уйнаган икенче артистларның сәләтсезлеген күрми. Әйткәндәй, Айдан Шенерның үзен дә яңа фильмда катнашырга чакыралар. Һәрхәлдә, Фәридә роленә түгел. Айдан бу тәкъдимнән баш тарта.Дөнья сәхнәсендә танылу алган “Королек — птичка певчая”дан соң Айдан тагын берничә фильмда уйный. Соңгы елларда Айдан ханым күбрәк театр сәхнәсендә, рекламаларда, шул исәптән социаль юнәлештә булганнарында төшә.Билгеле, актрисаның шәхси тормышы “шома” гына бармый. 1983 елда Истанбулның футбол клубы уенчысы Айхан Акбинга кияүгә чыга. Биш елдан соң йолдызлы парның Эджем исемле кызлары туа. Әмма 1991 елда алар аерылыша. Сәбәбе — футболчы ирнең хатынының популярлыгыннан көнләшүе. Айданның табынучылары да Айханга тынгы бирми. Ә хәләл җефетенең туган көненә Айхан аңа... пәрәнҗә бүләк итә.Аерылышканнан соң Айданның кулын сорап килүче ир-егетләр аз булмый. Әмма ул үз кызын ялгызы тәрбияләүне өстенрәк күрә. Эджем да башта әнисе юлыннан атлый, берничә сериалда төшәргә дә өлгерә. Ләкин архитектура һәм дизайн һөнәре аңа якынрак була.Айдан Шенер Казанны үзенең тарихи ватаны дип кабул итә. Мөмкинлек булганда, ерак бабалары яшәгән урыннарда ешрак булырга теләвен дә яшерми.Берничә ел элек Айдан, Татарстанның Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча кунакка килгәч, Сабантуй чараларында катнаша. Татар-төрек мәктәпләрендәге очрашулар аңарда зур тәэссоратлар калдыра. Әйткәндәй, Төркия кунагының 2004, 2007 һәм 2013 елларда Татарстанда булуы турында Мәскәү басмалары да “көнләшеп” язган була.Айдан Шенер үзенең ни сәбәпле соңгы елларда кинофильмнарда уйнарга теләмәвенең серен бик гади аңлаткан. “Яраткан тамашачыларым алдында олыгая баруымны күрсәтәсем килми. Кешеләр күңелендә нәкъ кинодагыча калырга телим”, — дип җавап биргән ул.Әмма татар каны “кайнаган”, миллионнарны үзенең чибәрлеге белән әсир иткән бөек актриса эшсез-шөгыльсез түгел. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, иганәчелек белән шөгыльләнә. Айданны Төркиядә хуҗасыз этләрне яклап чыгыш ясаучы активист, төрле телевизион тапшырулар герое буларак та яхшы беләләр.Әлбәттә, танылу китергән фильмда Кәмран ролен уйнаган актер Кенан Келавның язмышы Айданга барыбер түгелдер. Әлеге фильмнан соң, ни өчендер, Кенанны бер режиссер да кино роленә чакырмый башлый. Бу хәл актерның тормышына тискәре йогынты ясый.1990 елда Кенан куллануга рөхсәт ителмәгән матдәләр белән полиция тарафыннан кулга алынып, 10 елга иркеннән мәхрүм ителә. Яхшы тәртибе өчен 5 ел утырганнан соң иреккә чыгарыла...— Мин үземнең нәсел җебемне 1920 елдан өйрәнә башладым һәм якын туганнарым турында берникадәр мәгълүматым бар. Кызганычка каршы, татар тамырларым турында тирәнрәк аңлау, тарихны өйрәнү өчен әти ягыннан да, әни ягыннан да якын кешеләрем юк. Татар туганнарым турында күбрәк мәгълүмат ишетергә теләр идем, — дигән Айдан Шенер журналистлар белән очрашуда.Олег Төхвәтуллин әзерләде.