Асылыбызны, телебезне, шанлы тарихыбызны, ахыр чиктә, татарлыгыбызны һәрчак искә төшереп торган халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышлап, Уфа һәм Казан шәһәрләрендә, республикабызның төрле төбәкләрендә бик күп чаралар оештырылды. Бәләбәй шәһәрендә дә Башкортстан “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының урындагы бүлекчәсе коллективы тырышлыгы белән ул зурлап уздырылды. 28 апрельне Бәләбәйдә Тукай көне, туган тел, милли рух көне дип хаклы рәвештә атарга була. Апрель ае Тукай ае булганга, бу көнне шагыйребезне, аның үлемсез иҗатын сөю берләштергән, бер-берсен тулыландырган ике зур чара үткәрелде.“Тукай безнең йөрәкләрдә” дип аталган беренчесе сәнгать бүлекчәле Татар гимназиясендә ерак араларны якын итеп килгән кунакларны икмәк-тоз, чәк-чәк белән каршылаудан башланды һәм җылы, ихлас мохиттә узды. Уфадан “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, аның урынбасары Альбина Якупова, Туймазы шәһәреннән, Бакалы, Ярмәкәй районнарыннан “Ак калфак” әгъзаларының килүе бергәлекне тою хисе тудырды, ямь өстенә ямь өстәде.Башлангыч сыйныф укучысы Илья Ивановның “Аллага шөкер” җырын башкаруы белән (сөбханалла, чын җырчы үсә!) башланып киткән чара гади затлылыгы белән барысының да күңеленә хуш килде.Гимназия директоры Дамир Хәбибрахманов гимназия тормышы, коллективның балаларны күпьяклы шәхес итеп тәрбияләү максатында ифрат күп юнәлешләрдә эшчәнлек алып баруы, бу эшнең җимеше буларак, укучыларның, укытучыларның уңыш-казанышлары белән таныштырды. Саный китсәк, алар бик күп. Әйтик, Уфада узган XI Бөтенрусия “Тукай моңнары” шигырь укучылар конкурсыннан гимназия укучысы Аделина Скребнева II дәрәҗә Диплом белән кайтса, Казанда узган Халыкара олимпиадада Гүзәл Билалова шулай ук призлы урын яулап кайтты (укытучылары — Резеда Гыйззәтуллина).“Ак калфак” оешмасы кызлары Сания Ганиева – Габдулла Тукай тормышындагы кызыклы фактлар белән, ә уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Фәттахова ел саен татар гимназиясе базасында узучы “Тукай моңнары” конкурсының муниципаль этабы, гомумән, балаларның кечкенәдән Тукайның тормышын, иҗатын белеп үсүе турында бәян итте. Моны раслап, укучыларның шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле укуы, аның сүзләренә җырлар башкаруы бик күркәм булды.7нче “а” сыйныф укучыларының (җитәкчесе — Зөлфия Фәйрушина) халкыбызның күркәм йолаларының берсе булган “Аулак өй” күренешен искиткеч оста сәхнәләштерүе барысын да таң калдырды. “Аулак өйләр” оештыру (ә аны ел саен һәр сыйныф әзерләп күрсәтә һәм, аннан бер генә бала да читтә калмый) – балаларга милли тәрбия бирүдә иң отышлы чараларның берсе. Моның өчен аны башлап җибәргән элекке директор Нурмөхәммәт Хөсәеновка, шулай ук аулак өйләрнең онытылуына юл куймаган бүгенге җитәкче Дамир Фәнис улына, сыйныф җитәкчеләренә, сәнгать бүлеге укытучылары Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовларга, биюләрне куючы Энҗе Баһаветдинова белән Әлфия Меркуловага ата-аналар, Бәләбәй татар җәмәгатьчелеге чиксез рәхмәтле.Люция Ябир кызының балаларга бүләкләр, зур тырышлык куеп эшләүче укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшыруы, истәлеккә фотога төшүләр, милли ризыклар белән чәй өстәле, ачык йөз, тәмле сүз, кунакчыллык – болар барысы да туган телне, шагыйрь иҗатын, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен зурлаган бәйрәмгә чагу төсләр өстәде.***Чараның икенчесе – “Без – Тукайлы халык!” дип аталганы – шәһәрнең “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә узды. Үзәк хезмәткәрләре кунакларны шулай ук ачык йөз, икмәк-тоз, чәк-чәк белән каршылады. Фойеда кул эшләреннән оештырылган, Тукайның бай иҗатын чагылдыручы күргәзмәләр, сәхнә бизәлеше, экранда телдән журнал битләренең образлы итеп ачыла баруы, һәр бит ачылыр алдыннан “Тәфтиләү” көенең яңгыравы тамашачыларны көндәлек тормыштан Тукай дөньясына алып керде.Тукай рухына аять уку белән (Зөлфия Фәхретдинова) башланып киткән чара бер тында узды. Журнал битләре бер-бер артлы ачылып һәм укылып, шагыйрьнең бөтен тормышын, иҗатын күз алдына китереп бастырды. “Тукай гомере – умырзая гомере” дигән 1нче биттә шагыйрьнең тормыш юлына “Ак калфак” кызлары кыскача күзәтү ясады, ялан аяклы Апушның (татар гимназиясе укучысы Илдан Газизуллин) “Исемдә калганнар”дан яттан өзек укуы, “Ак калфак” кызларының “Умырзая” җырын башкаруы үзәкләрне өзәрлек булды.Шагыйрьнең балалар өчен иҗаты битендә татар гимназиясе укучылары аның шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтте, яттан сөйләде.Өченче бит аның өлкәннәр өчен бай иҗатын чагылдырды. “Шагыйрь” (Илдус Хәбибрахманов), “Ана догасы” (Люзия Фәттахова), “Китап” (Гөлфия Хәбетдинова), “Китмибез!” (Аделина Скребнева) шигырьләрен тыңлап, тамашачы сөекле шагыйребезнең үлмәс иҗатына янә һәм янә сокланды. Дүртенче биттә тамашачылар Тукай сүзләренә язылган җырларны тыңлап тәэсирләнде. Легендар җырчыбыз Илһам Шакировның “Тәфтиләү” җыры язмасы яңгыравы һәм бу вакытта Әлфия Меркулованың салмак нәфис биюе күңелләрне нечкәртте. Зөлфия Әгъзамова бишек тибрәтә-тибрәтә “Бишек” җыры”н башкарып, назлы ана образын ачып салса, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зинил Бикмөхәмәтовның “Әллүки”не җырлавы моңның биниһая зур көч икәненә инандырды. Ә инде татар гимназиясеннән 2нче сыйныф малайларының зур дәрт һәм осталык белән “Пар ат” җырын башкаруы, валлаһи, Казан сәхнәләрен дә бизәр иде.Викторина журналның күңелле бите булды: тамашачылар Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган сорауларга җавап бирде һәм татлы призлар алды. Журналның соңгы бите – “Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр!” – “Мин Тукайга киләм” шигыре белән ачылып (аны, авторы буларак, үзем укыдым), Тукайга булган биниһая олы хөрмәт турында бәян итте.Галия Әхмәтшина белән Илдус Хәбибрахманов чараны һәр тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп алып бардылар. Туймазы кунаклары бүләкләре, җылы сүзләре белән сәхнәгә күтәрелсә, Люция Ябир кызы белән Альбина Якупова Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы әгъзаларына Рәхмәт хатлары, чарада катнашкан балаларга Габдулла Тукайның балалар иҗаты тупланган китапларын бүләк иттеләр. Күптән инде кабул ителгәнчә, чара барыбыз бергә шагыйрь сүзләренә язылган, халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.***Мондый кичәләрне әзерләп, халык алдына чыгару бик зур сабырлык, үҗәтлек, иҗадилык, матди мөмкинлек эзләү таләп итә. “Ак калфак” кызларының һәм, беренче чиратта, зур оештыру сәләтенә, сәхнә осталыгына ия Галия Әхмәтшинаның олы тырышлыгы җимеше бу. Галия ханымга, оешма әгъзаларына, шулай ук төп таянычыбыз булган Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Гәрәевка, “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Илдус Разетдиновка, чараны оештыруда ярдәм күрсәткән үзәк хезмәткәрләренә – һәркемгә чиксез рәхмәт!