Яңа дача сезоны башланды. Димәк, бакчаларда кинәнеп эшләү белән бергә, рәхәтләнеп ял итү чоры да җитте. Шул ук вакытта анда учак ягу, мангалларны катгый кагыйдәләр буенча куллану кирәклеген дә истән чыгарырга ярамый. Сүз Русия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре турында бара. Алар ил Хөкүмәтенең 2020 елның 16 сентябрендәге карары белән расланган, соңгы үзгәрешләр 2022 елның 24 октябрендәге карары белән кертелгән.Гомум таләп элеккечә калаРусия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренең 66нчы пунктында моңа кадәр түбәндәге тәртип билгеләнгән иде.Торак пунктларның гомум файдаланудагы җирләрендә, шулай ук, торак пунктлар биләмәсендә урнашкан шәхси йорт хуҗалыклары территорияләрендә, махсус бүленгән һәм җиһазландырылган урыннардан тыш, ризык әзерләү өчен ачык ут куллану, шулай ук чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка калдыкларны, материалларны, әйберләрне яндыру тыела.Бу кагыйдә яңа законда башкача яңгыраш ала: шәхси йортлар территориясендә ризык әзерләү өчен ачык утны махсус б