Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Петербург халыкара юридик форумында «Комсомольская правда» басмасына биргән интервьюсында Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Башкортстанда узачак форумы турында сөйләде. – «Русия – Беларусь» X юбилей форумы — илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ярдәм итү белән бәйле зур чара. Форумны үткәрү инициаторы — Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Аның башлангычын Федерация Советы коллегалары хуплады, моның өчен без аларга бик рәхмәтле, — диде Андрей Назаров. — Бездә иң югары дәрәҗәдәге чаралар үткәрү өчен әзерләнгән инфраструктура бар. 2021 елда без Бөтендөнья фольклориадасын һәм «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX милли чемпионаты финалын кабул иттек, узган елда «Минем документларым» VI Бөтенрусия дәүләт хезмәтләре үзәкләре форумы үтте. Узган ел йомгаклары буенча ХІІ Евразия ивент-форумының ивент индустриясе лидерларының еллык премиясе кысаларында «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестиция Сабантуе һәм «Транспорт һәм тө
