Кичә, 13 майда, башкаланың Ленин урамында Уфа шәһәре мэры Ратмир Мәүлиев “Мәгариф аллеясы”н ачу тантанасында катнашты. Чара “Яшел Башкортстан” экологик акциясе кысаларында үткәрелде һәм “Педагог һәм остаз елы”на багышланды. Аллеяны утыртуда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Альберт Яримов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчикаева, Уфа шәһәре Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов, укытучылар, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге башлангыч очу әзерлеге булган Уфа гомуми белем бирү мәктәп-интернаты курсантлары, педагогик хезмәт ветераннары, Башкортстан Республикасының мәгариф отличниклары һәм атказанган хезмәткәрләре катнашты. — Бу ел безнең өчен аеруча үзенчәлекле. Бүген Ленин урамындагы үзгәрешләр, һичшиксез, шәһәр мохитенең ничек үзгәрергә тиешлегенә үрнәк булып тора. Бүген безнең янәшәдә — безнең үсеп килүче буын, яшьләр хәрәкәте, алар да үз шәһәребезне ничек яратырга һәм аның матурлануы