Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Исерек водитель җәяүлене бәрдегән...

Башкортстанның Әлшәй районында җәяүлене бәрдергән водительне тоткарлаганнар. Авария шартлары турында ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов сөйләде.Төнге сәгать өчтә Шафран авылының Совет урамында мәет табылуы турында хәбәр килә. Үлгән кеше - 63 яшьлек ир. Һәлакәт урынында безнең ил автомобиленә караган көзге табылган. Тиздән дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Слак" авылыннан өч километр ераклыкта урманда "ВАЗ-2107" автомобилен бәрелеш билгеләре белән табалар.Ачыкланганча, җәяүлене бәрдергән автомобиль руле артында 24 яшьлек урындагы кеше булган. Аның исерек булуы ачыкланган. Ир шунда ук үз гаебен таныган. Водитель сүзләренчә, җәяүле кинәт кенә юл кырыена чыккан һәм ул аны бәрдергән. Арытаба водитель авария урыннан качкан. Әлеге вакытта үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.Фото: gorobzor.ru сайтыннан.