Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Әнә килә автомобиль...

1986 елның көзендә кыска вакытлы курсларны тәмамлап автотранспорт йөртү хокукына (“В” категориясе) ия булгач, беренче тапкыр автомобиль сатып алдым. 1972 елда чыгарылган “ВАЗ-2102” иде ул. Ходай рәхмәте белән шуннан соңгы арада 9 машина алыштырырга насыйп булды — барысы да йөрелгән. Ниһаять, 2017 елда өр-яңа машинага утырдым. Аңарда биш елда җәмгысы 180 мең чакрым үткәч, үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, күзгә күренеп туза бит бу, дип, машинаны яңага алмаштырмакчы идем дә, кем әйтмешли, хәерчегә җил каршы, соңга калганмын икән – хаклар кискен күтәрелеп китте. Хәзер яңа автомобильләргә якын да барырлык түгел – хаклары элеккедән ике-өч тапкыр кыйммәтрәк, ә искегә инде күз кызмый. Алдагы елларда машиналарга хаклар төшмәс микән? Базар нәрсә фаразлый? Әлеге сорау республикада гына түгел, илдә дә күпләрне борчый. Аларга хәзерге заман байлары, матди мөмкинлекләре зурдан булганнар керми, әлбәттә. Быелгы язгы чорда автомобиль базарында хәлләр ни рә­веш­ле соң? Ни өчен, дигәндә, нәкъ менә җәйгә аяк басканда сатып-алуда җанлылык күтәрелеп алучан. Интернет чыганакларына күз салсаң, өметләр һич акланырлык кебек түгел. Автопром белгечләре һәм дилерлар, моңа илдәге икътисади авырлыклар сәбәпче, дип бара, ә аның нигезе пандемия чорында ук салына башлаган иде. “Росстат” мәгълү­мат­ларыннан күренүенчә, былтыр, мәсә­лән, илдә яңа автомобильләр сату 59 процентка түбән тәгәрәп, хаклар 24 процентка арткан. Болар – Русия тарихында соңгы 20 елдагы иң начар күрсәткечләр. Агымдагы елда исә дилерлар хакларның янә 10 процентка күтәреләчәген фаразлый. Хаклар “уены” Хакларның кискен күтәрелүе үткән елның мартына туры килде, дигән идек. Чит ил машиналарына алар аеруча нык артты – уртача 39 процентка, аерым модельләрнең 60 процентка күтәрелүе дә күзәтелде. Безнең илдә чыгарылганнарга азрак, ягъни 29 процент. Автомобильләрне сату күрсәт­кечләре дә түбән тәгәрәде, атап әйт­кәндә, “Авто-ру”да бирелгән белде­рүләр күләме, ел башындагы белән чагыштырганда, ике тапкырга азайган. Җәен һәм көзен хаклар акрынрак түбәнәйде. Бер машинага уртача хак 2 миллион сум тирәсендә тукталды – бу апрель-май күрсәткеченнән 13 процентка азрак. Тәкъдим исә мартка карата 58 процентка күбәйде. Белгечләр автомобиль базарының структурасы үзгәрүен дә билгели. Хаклары 800 меңнән 1,5 миллион сумга кадәрге автомобильләр өлеше 3 тапкыр кимеде, ә менә 3-5 миллион сум торганнары белән хәл киресенчә – базарда тәкъдим өч тапкырга артты. Үткән ел азагына илнең автобазары икътисади көрчек дәрәҗәсенә чыга алмады. Бу түбәндәге күрсәт­кечтән ачык күренә: атап әйткәндә, базарның 40 проценты — “Лада”ларга, ә 30 проценты Кытай брендларына туры килә. Куллануда булган машиналар 35 процентка артып, уртача хакы буенча 1,3 миллион сумга җитте. Бу хакта “Автостат” хәбәр итә. Өч еллык машиналарга хаклар тагын да ныграк арткан — 39, ә җиде “яшьлекләр” 32 процентка. Статистика күрсәтүенчә, үткән ел­ның көзендә хаклар акрынлап булса да чагыштырмача төшә башлады. Декабрьдә, мәсәлән, ноябрьгә караганда хаклар 11 процентка кимеде, шул ук вакытта, экспертлар сату күләм­нә­ре­нең тотрыклануын да билгели. Читләргә ышаныч аз Илдә машина хакларын тотрыкландыру зарурлыгы турында ил җитәкчелеге дәрәҗәсендә дә күп сөйләнелә, бу максатта шактый җитди икътисади чаралар эшкә кушыла. Шуңа да карамастан, ел башында автомобиль базарында хаклар буенча һичбер алга китеш күзәтелмәде. Хакларга уңай йогынты ясардай адымнар арасында илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Русиядә яңа автомобильләргә кытлык булмавы турында белдерүен күрсәтәсе килә. Базарны тулыландыру максатында чит илләрдән яңа автомобильләр китерү юнәлешендә альтернатив каналларның нәтиҗәле файдаланыла башлавыннан чыга бу, дип исәпли чиновниклар. Дилер үзәкләренең машина сатканда өстәмә җиһазларга хакларны арттырудан баш тартуы да уңай күренеш буларак күрсәтелә. Параллель импорт программа­сының быел да озайтылуы Русиягә чит илләрдән машиналар кертүнең 30 процентка артуына китерәчәк, дип раслана. Әмма бу алымның запас часть­ләр һәм әзер машиналар хакларының кимүенә йогынты ясавына шикләнү­челәр дә бар. Бу җәһәттән шунысы ачык: дилерлар чит илләрдән кыйммәт­ле машиналар алуны өстен күрә, чөнки бу аларның керемендә дә чагылыш таба. Гомумән, параллель импорт схемасын куллану Русиядә автомобиль­ләргә ихтыяҗны барыбер тулысынча канәгатьләндерә алмый. Узган елда, мәсәлән, әлеге ысул белән Русиягә кертелгән 1,5 миллион автомобиль сатылган, әмма бу ихтыяҗдан күпкә түбән. Русия заводлары куәтләрне арттырмакчы Ил автоҗитештерүчеләре өмет­ләрне тулысынча аклармы соң? Сәнә­гать һәм сәүдә министрлыгы бу сорауга уңай җавап бирә, атап әйткәндә, быел җитештерү күләме 30 процентка артыр, дип көтелә. Ә бу ким дигәндә 800 мең яңа автомобиль дигән сүз. Илнең автобазарында әйдәүче көч булып “Автоваз” кала, ул ил базарының 50 процентын биләмәк­че. Быел исә завод цехларында 400 мең автомобиль җыелачак, моңа өстәп, иномаркалар чыгаруны да җайга салмакчылар. “Москвич” һәм “Хавейл” заводлары да җитештерү күләмнәрен арттыруны планлаштыра. Елның беренче яртысында Санкт-Петербургның элекке “Ниссан” һәм Мәскәү янындагы “Автодом” заводларын эшкә кушу көтелә. Кыйммәте кесәне ерта Автомобильләрне үзебездә җитеш­терү, шулай ук аларны чит илләрдән кертү күләмнәре артса да, белгечләр әйтүенчә, хакларны киме­түгә хәзерге чорда аларның йогынтысы хәлиткеч түгел. Ни өчен дигәндә, соңгы ике елда Көнбатыш санкцияләренә бәйле, эшлекле бәйләнешләр өзелде, яңа­лары исә җайга салынып кына килә. Бу уңайдан мисал итеп Кытай белән мөнәсәбәтләрне китереп үтик. Гомумән, бу ил автомобильләре Русия базарында күптән ныклы урынын алды. Үткән елда, мәсәлән, Кытай брендлары базарның 30 процентын биләде, бу юнәлештә эшчәнлек дәвам иттерелә. Әмма шуңа да карамастан, Кытай машиналарына хаклар шулай ук артты, алар бүген дә кыйммәт кала. Дилерлар билгеләвенчә, Кытай авто­мо­бильләрен Русиягә кертү шактый кыйммәткә төшә. Мәсәлән, аерым модельнең хакы Кытайда безнең акча белән 770 мең сум тора, ди. Таможня үткәннән соң һәм, мәсәлән, Мәскәүгә китерү өчен чыгымнарны исәпләсәң, хаклар 2 миллион сумга җитә. Төбәкләргә озату хакларны янә күтәрә. Машина хакларының чагыштырмача югары калуына күпмедер дәрә­җәдә халыкның сатып алу сәләтенең түбән булуы да йогынты ясый. Русия валютасының курсы тотрыклы түгел, соңгы вакытта, мәсәлән, ул кискен артты. Әмма хезмәт хаклары күпчелек­тә элекке дәрәҗәдә калды. Мондый шартларда халык машина алыштырырга ашкынып тормый. Түбән процент белән банк кредитлары тәкъдим ителү дә кешеләрне кызыктырмый. Рәсми чыганакларда тормыш дәрәҗәсе күтәрелү теркәлсә дә, хәерчелек чигендә гомер киче­рү­челәр дә бихисап. Бер сүз белән әйткәндә, хакы нык кыйммәт машина сатып алырга теләүчеләр аз. Ә хакларның агымдагы елда төшәчәгенә ышаныч аз булуын барлык экспертлар да билгели. “АвтоВзгляд” порталы белдерүенчә, бу юнәлештә уңай үзгәрешләрнең ел ярымнан иртәрәк булачагына өмет юк. Фәнүр Гыйльманов.