Батарея белән батальонга якташларыбыз исемнәре бирелде. Сергей Иванович Зоринга “Советлар Союзы Герое” исеме 1945 елның 24 мартында бирелә. Сугышчан батырлыклары өчен ул, шулай ук,Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.Шәриф Сөләйманов Берлинга кадәр барып җитә, артиллерия взводы, батарея командиры вазыйфаларында хезмәт итә. Өч тапкыр яралана. 1943 елның 24 декабрендә күрсәткән батырлыклары өчен Шәриф Сөләймановка “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә. Герой сугышны майор дәрәҗәсендә тәмамлый, арытаба запаска китә. Сугыштан соң Уфаның Молотов районы финанс бүлеге мөдире булып эшли, 1971-78 елларда Башкорт АССР финанс министры була.Подразделениеләрне хәрби әзерлек үтү урынына озату тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул якташларыбызга хәрби бурычларны үтәүдә уңышлар теләде һәм солдатларны туган республикада көтеп калуларын белдерде.– Без “Башкортстан” иреклеләр полкын формалаштыру эшен дәвам итәбез. Ике батальон инде хәрби күнекмәләр үтә. Бүген зенит-артилерия