Утырыш башында төбәк җитәкчесе җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензияләр бирү вәкаләтләрен федераль дәрәҗәдән региональ дәрәҗәгә тапшыруга кагылышлы закон базасына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында инициатива белән чыкты.- Озак вакыт безне Урал аръягының кайбер районнарында алтын чыгару белән бәйле хәл борчый. Еш кына республика халкы, муниципалитет башлыклары лицензияләр бирелү турында участокларда техника килгәч кенә белә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Җир асты байлыкларыннан намуссыз файдаланучыларның безнең табигый байлыкларга карата начар мөнәсәбәте халыкның гадел ризасызлыгын тудыра.Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика Файдалы казылмалар ятмаларын эшкәртү буенча үзәк комиссиягә законнарны үзгәртү тәкъдимнәрен җибәргән.– Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның закон чыгару башлангычларын эшләү тәҗрибәсен исәпкә алып, депутатлардан лицензияләр бирү вәкаләтләрен Русия Федерациясе субъектына, бу очракта безнең республика дәрәҗәсенә тапшыру турында тәкъдимнәр әзерләүләрен сорыйм, – диде Радий Хәбиров.Фото: Башкортстан Башлыгы