Җомга, 26 майда, Русиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы башлана. Сынауларның беренче көнен география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнар ачачак.Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, география буенча БДИда катнашу өчен 408 кеше гариза биргән, әдәбият буенча — 802, химия буенча — 2 388.География буенча БДИда минималь балл — 37, әдәбият буенча — 32, химия буенча 36 балл тәшкил итә. БДИда катнашучылар үз нәтиҗәләрен агымдагы елның 13 июненнән дә соңга калмыйча беләчәк.Агымдагы елда республикада Бердәм дәүләт имтиханында 16 183 кеше катнашачак. Шулардан быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары — 14 991, узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары — 1 025, колледж студентлары — 130 һәм 15 унынчы сыйныф укучысы, 21е — үткән елларда Дәүләт йомгаклау аттестациясен тәмамламаган, 1се — чит ил гражданы.Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен 157 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән, аларга 6,5 меңнән артык кеше җәлеп ителгән.Унберенче сыйныф укучылары өчен 29 майда — урыс теле, 1 июньдә — математика (база һәм профиль дәрәҗәләре), 5 июньдә — тарих һәм физика, 8 июньдә — җәмгыять белеме, 13 июньдә — биология, 13 июньдә — чит телләр (язма өлеш), 16 һәм 17 июньдә — чит телләр (телдән сөйләм өлеше), 19, 20 июньдә информатика һәм ИКТ буенча имтиханнар планлаштырылган. Фото: pravmir.ru