Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, 31 майда, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге бушлай Юридик ярдәм көне үткәрә. Бу көнне Башкортстанда баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр оештырылачак, профессиональ юристлардан бушлай ярдәм күрсәтеләчәк, шулай ук белгечләр барлык гомум хокукый мәсьәләләр буенча җавап бирергә әзер.— Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәсендә узган елда гына да 6 меңнән артык Башкортстан кешесе бушлай, ә иң мөһиме - квалификацияле хокукый ярдәм ала алды. Саннарның артуы сөендерә, димәк, бу юнәлештә эш кирәк һәм Ассоциация юристларына ышаналар, — дип билгеләп үтте Премьер-министр Андрей Назаров.Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә гражданнарны Русия юристлары ассоциациясе әгъзалары, адвокатлар, нотариуслар, дәүләт хакимияте башкарма власте органнары, хокук саклау структуралары вәкилләре кабул итәчәк.Тулырак укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/news/21012/