Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Павловкада эзләү-коткару бинасы ачылды

Ул тиз төзелә торган модульле конструкцияләр кулланып, кыска вакыт эчендә төзелгән. Технологияне киләчәктә бөтен республикага тарату планлаштырыла. - Бүген Башкортстанда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында 4 янгын депосы төзелгән инде. 7 янгын сүндерү бүлеге һәм 2 эзләү-коткару отряды төзелә. 33 янгын сүндерү машинасы һәм 300дән артык махсус техника сатып алынды. Узган елда без коткару вертолетын сатып алдык. Ул күп тапкырлар су басу һәм урман янгыннары шартларын мониторинглауда үзенең югары нәтиҗәлелеген исбатлады һәм ландшафт һәм техноген янгыннарны сүндерүдә катнашты, – диде Премьер-министр. 2020 елның 1 июнендә Павловка авылында яңа Эзләү-коткару отряды үзенең беренче дежурлыгына баса. Ул төзелгәннән бирле коткаручылар авария-коткару һәм эзләү эшләренә 123 тапкыр чыга, 187 кешене коткара. Отрядның эшчәнлек алып алып бару өлкәсенә Павловка сусаклагычы һәм аңа якын Нуриман, Благовещен һәм Караидел районнары территорияләренең рекреация зонасында гражданнарның иминлеген саклау керә.