“Туташ” романы татар театры тарихында беренче актриса буларак танылган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган.Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның сәхнә биографиясендә Уфа шәһәре аерым урын алып тора. Ул - милли театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, Уфа шәһәрендә бүгенге “Нур” татар дәүләт театрының башлангычы булып торучы профессиональ татар труппасын оештыручы да.Спектакльне сәхнәгә Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин чыгарды Театраль роман жанрындагы спектакльдә театрның тулы труппасы диярлек катнаша. Өлкән яшьтәге Волжская ролен Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фина Вәлиева, аның яшь чагындагы рольне Чулпан Раянова башкаралар.Премьера көнендә романның авторы белән очрашу да оештырылды. Язучы, драматург, журналист, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Мәхмүт Кашгари, Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеев исемендәге премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева тамашачылар бел