25-26 майда Уфада «Сатып алулар-2023» төбәкара конференциясе узачак. Конференцияне оештыручы - "Фабрикант" һәм "СберА" электрон сәүдә мәйданчыклары катнашлыгында Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты. Чарада Русия Федерациясенең 16 субъектыннан сатып алулар өлкәсендә төбәк вәкаләтле органнары җитәкчеләре катнашачак. - Конференция дәүләт сатып алулары процессында катнашучыларның барысы арасында да диалог төзү, һәр якның эш үзенчәлекләрен аңлау һәм идеяләр алмашу өчен зур мәйданчык булып тора. Чараның көн тәртибе заказчыларның һәм тәэмин итүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге, дәүләт сатып алулары процедураларын оптимальләштерү алымнары, сатып алулар өлкәсендә нәтиҗәлелек һәм иминлек, шулай ук дәүләт сатып алулары өлкәсендә фәнни-техник үсеш һәм инновацияләр кебек темаларга багышланган тикшеренүләргә юнәлтелгән. Әлеге чараны оештыруның максаты - бер үк проблемаларны хәл итү өчен бердәм хокукый юл табу, - диде Дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова. - Башкортстан белән 2019 елдан башлап хезмәттәшлек итәбез. Безнең максат - заказчикларга һәм поставщикларга ышанычлы партнер һәм клиентларга һәрвакыт нигез булу. Без бергәләп заказчикларга ярдәм итәргә тиеш. Бу техник яктан алып, методик озатып баруга кадәр дәвам итә. Электрон мәйданчыкларда инстументлар камилләшә. Эшкуарлардан төрле мөрәҗәгатьләр килә. Без аларның һәрберсе белән хезмәттәшлек итәргә әзер, - диде ЭТП "Фабрикант"ның коммерция директоры Максим Кулешов. - Хәзер төбәкләр үзләре ничек сатып алуны хәл итә ала. Шуңа да безгә яңа мохиткә яраклашырга уры килә. Шул ук импортны алмаштыру да безне башка төрлерәк эшләргә мәҗбүр итә. Әлеге мәйданчык законнарны үзгәртү белән бергә атлый, яңа кагыйдәләр барлыкка килә. Әлбәттә, хәзер күбрәк хокукый базага игътибар итәбез. Без электрон мәйданчыкны универсаль сәүдә платформасына әверелдердек. Бу төбәкләр белән эш алып баруны җайга сала, - диде "Сбербанк-АТС" акционерлар җәмгыятенең генеральный директор урынбасары Юлия Обаляева. Бүген шулай ук Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты һәм Корпоратив сәүдә итүдә оешма белгечләре дәүләт муниципаль ассоциациясе арасында килешүгә кул куелды.
«Сатып алулар-2023» төбәкара конференциясендә төрле төбәкләр катнаша
25 мая 202325 мая 2023
1 мин