Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров Әзербайҗанның парламент делегациясе белән очрашты

Көн тәртибендә - Башкортстан белән Әзербайҗан арасында хезмәттәшлекне үстерү, эшлекле, мәдәни һәм фәнни элемтәләрне ныгыту. Әзәрбәйҗан республиканың даими тышкы икътисади партнерлары рәтенә керә. Узган елда товар әйләнеше 85 процентка, ягъни 92 млн. долларга кадәр арткан. Үзара сәүдәдә Башкортстан экспорты өстенлек итә.- Башкортстанда сезне сәламләвемә шатмын. Сез республикада инде беренче тапкыр гына түгел. Делегациягезнең килүенә бик шатбыз, - диде Радий Хәбиров. - Без Башкортстан белән Әзербайҗанның күптәнге, дустанә мөнәсәбәтләрен югары бәялибез. Бездә нефть чыгару, нефть эшкәртү өлкәсендә партнерлык барлыкка килде. Сез беләсез, үз вакытында Ишембай нефть яткылыгын "икенче Баку" дип атаганнар. Уфа дәүләт нефть техник университетында Әзербайҗан коллегалары белән тыгыз хезмәттәшлекне үстерәләр. Безнең икътисад структурасында охшашлык бар. Шуңа күрә безгә активрак хезмәттәшлек итәргә кирәк.Әзербайҗан делегациясе Уфага “Газ. Нефть. Технологияләр” XXI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашу өчен килде. Масштаблы чара Русия нефть-газ химиясе форумы кысаларында уза.- Кабул итүегез өчен зур рәхмәт. Безнең бик зур программа, нефть-газ күргәзмәсендә, Уфа дәүләт нефть техник университетында булдык, - дип хәбәр итте Сабир Гаджиев. - Безнең халыклар арасында уртак яклар күп, хезмәттәшлек өлкәләре дә байтак. Аралашу потенциалы бик зур. Тарихи яктан Әзербайҗан белән Башкортстан бик якын. 90 елдан артык элек Әзербайҗан нефтьчеләре катнашлыгында Башкортстанда беренче нефть яткылыклары ачылган. Бу Бөек Ватан сугышында һәм сугыштан соңгы икътисадның үсешендә мөһим роль уйнады.Фото: glavarb.ru