Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"18 концерт... Ник шулай аз?!"

Илсөя Бәдретдинова бу сезонда Уфада - 14, ә Казанда 18 концерт куйды.«Булды бу… «Хәерлегә булсын Хәдичәнең туйлары...». Әти, шаккатканда, шулай дия иде. Казанда 18 көн концерт! 18000 тамашачы. Әле һаман уйлап йөрим. Башка сыймаслык бу минем өчен. Нык зурлап күтәрдегез, кадерлеләрем... Төшергәндә резко бәрмәгез инде. Мин чиксез рәхмәтлемен сезгә! Рәхәт итеп яшәргә язсын.Ә #иббанда... Горурланып туя алмыйм! Яратам группамны! Вы самые! белеп торыгыз! @карамиева аерым рәхмәтуллин! Трактор кебек син, кызый. Ничек өлгерәсең... Ничек бөтен нәрсәне җиренә җиткерәсең... @давлянов дуэтны җырлаганда күзгә яшьләр килде. «Неужели соңгы тапкыр җырлыйбыз бу җырны», – дип уйлап куйдым. Алай итмик әле, яме. Яңалары да булсын, но монысы!Рәхмәт, канат!@давлетшина Флера апа, гел шундый яшь булыгыз, яме. Озак итеп эшләргә язсын», – дип язган социаль челтәрдә Илсөя Бәдретдинова.Сезон тәмамлану уңаеннан төркеме торт та ясаткан. Анда «18 концерт. Ник шулай аз? Алга таба күбрәк» дип язылган. Шуңа җавап итеп, җырчы киләсе елда Казанда 22 көн концерт куячагы турында белдерде.