Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Азгын тренер сак астына алынды

Уфаның Октябрь районы суды тикшерүченең 57 яшьлек Константин Л.га карата иреген чикләү чарасы сайлау турындагы үтенечен карады, ул балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаятьләр кылуда гаепләнә.Процесс ябык режимда узды. Анда катнашучыларны тыңлап һәм тәкъдим ителгән материалларны тикшергәннән соң, суд тикшерүченең үтенечен канәгатьләндерде: ир 2023 елның 22 июленә кадәр сак астына алынды», - дип хәбәр итә республика судларының берләшкән матбугат хезмәте.Карар әлегә законлы көченә кермәгән.Кичә Уфада тау чаңгысы спорты буенча Олимпия резервы мәктәбенең тренерын тәрбияләнүче кызларны аздыруда шикләнәләр, дип хәбәр иткән идек. Башта апалы-сеңелле кызлар әниләренә тренерның аларны аздыруы турында сөйләгән, хатын шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.