Республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов аңлатканча, Башкортстанның Төбәк компетенцияләр үзәге (РЦК) экспертлары ярдәмендә сакчыл җитештерү инструментларын уңышлы кулланучы гына түгел, ә нәтиҗәле идарә ярдәмендә үз производстволарын үстерүче предприятиеләр дә модельле санала. Шулай ук Федераль компетенцияләр үзәген (ФЦК) бәяләделәр һәм РЦК белән хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.Моннан тыш, "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашучы буларак, модель предприятиесе ирешелгән нәтиҗәләрдә тукталып калмый һәм үз тәҗрибәсен тулаем җитештерүгә җәелдерә.Башкортстанда координатор һәм гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча җаваплы башкаручы - төбәкнең Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы. Әлеге проект турында тагын да киңрәк мәгълүмат алырга, шулай ук анда катнашуга заявканы җитештерүчәнлек.рф порталында бирергә мөмкин. Хәзерге вакытта Башкортстанның 150дән артык предприятиесе гомумдәүләт проектында катнашты.Фото: Башкортстан Хөкүмәте