Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Нәрсә ул “бәрзах”?

Кеше үлгәннән соң, җаны Кыямәт көненә кадәр “әл-бәрзах” дигән җиргә эләгә. Кеше үлгәч, аның бу дөньядагы тереклеге тәмамлана һәм, шул ук вакытта, ул яңа тормыш һәм тереклек өчен туа. “Әл-бәрзах” сүзенең телдәге мәгънәсе – “ике нәрсәне бүлә торган пәрдә” яки “киртә”. Димәк, “әл-бәрзах” – ул фани дөнья белән кыямәт көнен бүлеп тора торган ара.Бу дөньяда кылган гамәлләр рухның “бәрзәх”тагы халәтен билгели: начар гамәлләр кылучылар караңгылыкта, газапта, ә яхшы гамәлләр кылучылар рәхәтлектә булыр.Әгәр бу дөньядагы кешеләр аның өчен дога кылсалар, ул калдырган изге гамәлләр белән файдалансалар, “әл-бәрзах”та кешенең җаны газап ителүе тукталып торырга яки бөтенләй бетерелергә мөмкин.Аллаһы Раббыбызның рәхмәтенә ирешүләребез насыйп булса иде!” – дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.Фото: Фәнүз Хәбибуллин