Биредә керамик әйберләр, фольклор әсәрләре геройлары фигуралары, шулай ук, республика тарихы һәм мәдәниятеннән күләмле объектлар, сувенир продукциясе ясала.Иҗади студия җитәкчесе, Авыргазы күппрофильле колледжы укытучысы, республика һәм бөтенрусия конкурсларында катнашучы һәм җиңүче Зәки Нагаев балчыктан эксклюзив эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнүе турында сөйләде.2022 елда студия җитәкчесе җитештерүне үстерүгә республика грантын яулый, шуның ярдәмендә остаханә өчен яңа җиһазларга заказ ясый ала.Быел февральдә Зәки Нагаев «Башкортстанның халык остасы» исеменә лаек булды. Ә аның керамик сувенирлары Авыргазы районының туристлык брендына әверелде.Мастер җитәкчелегендә студиядә Авыргазы күппрофильле колледжы студентлары эшли һәм тәҗрибә туплый. Халык кәсебе белән Зәки Нагаевның оныклары Арсен һәм Чыңгыз да шөгыльләнә башлый.- Бездә республикада бердәнбер чүлмәк ясау остаханәсе бар, анда бөтен керамика үз балчыгыннан ясала. Чималны без Ново-Федоровка авылындагы карьердан алабыз, анда кайчанд