Славян язмасы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү турыдан-туры бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий исемнәре белән бәйле. 24 май яңа стиль буенча Славян язуын булдыручыларны искә алу көне. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә славян халкы “кириллица”га нигезләнгән әлифбалы була, язарга өйрәнә, бу, үз чиратында, милли мәдәниятне үстерүгә зур этәргеч бирә.Славян язмасы гасырлар дәвамында кешеләргә хакыйкать һәм игелек идеяләрен җиткерә, җәмгыятьтә гомумкешелек кыйммәтләрен раслауга хезмәт итә. Православие христиан өйрәтмәләренә һәм аның югары әхлакый идеалларына нигезләнгән славян мәдәнияте, славян кавеменнән булган урыс, болгар, белорус, украин, серб һәм башка халыкларның рухи һәм әдәби-мәдәни мирасын үзенә сеңдереп, чын милли хәзинәгә әйләнде.Бу көн мәгърифәт һәм рухият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Ул – безнең рухи кыйммәтләребезнең, мәдәниятебезнең, тарихи традицияләребезнең символы. Бу вакытта җәмәгатьчелекнең игътибары урыс теленә, аны саклауга аеруча нык юнәлтелә.Бәйрәм, чиркәү кысаларыннан чыгып, безне төп чыганакларга кайтара, сөйләмгә һәм Ватан тарихына, аның дини һәм мәдәни мирасына булган кызыксынуны арттыра. Бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий тарафыннан эшләнгән әлифба милли телләрнең, күп халыкларның язуы һәм мәдәнияте үсешенә йогынты ясады, аларның үзара аңлашып яшәүләренә этәргеч булды.Бүген дә кириллица безне – Русия Федерациясендә бердәм булып яшәүче, аны үз Ватаны итеп санаучы тугандаш халыкларны – русиялеләрне берләштереп тора.Күпмилләтле илебезнең рухи һәм милли-мәдәни гореф-гадәтләре, дөньяның сәяси картасында тоткан урыны һәм искиткеч тарихы образлы, матур яңгырашлы заманча урыс телен формалаштырды. Бу тел, чын мәгънәсендә, халыкара аралашу теленә әверелде.Традиция буенча бу көнне Башкортстанның шәһәр һәм район музейларында, китапханәләрендә, мәдәният йортларында, мәгариф учреждениеләрендә, православие чиркәүләрендә бәйрәм чаралары уза. Алар тамашачыларны бай программа белән куандырачак.“Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасы башлангычы белән республикада Халыкара Аксаков бәйрәме, Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре, Масленица республика бәйрәме, “Крещение салкыннары” төбәкара популяр музыка һәм бию фестивале, Бөредә һәм Уфада Свиридов көннәре оештырыла. Алар барысы да республиканың мәдәни тормышында истәлекле вакыйгага әйләнде, биредә яшәүче халыкларның рухын баета.Бу көнне, фәнни конференцияләр, концертлар, фестивальләр һәм ярминкәләрдән тыш, мәктәпләрдә туган тел дәресләре уза, анда балаларны Кирилл һәм Мефодийның урыс теленә һәм мәдәниятенә керткән өлеше белән таныштыралар.Бәйрәм хөрмәтенә ел саен оештырыла торган тагын бер мөһим чара – Кирилл-Мефодий укулары. Бу конференциядә хәзерге тел проблемалары турында фикер алышу өчен славян мәдәнияте өлкә-сендәге белгечләр җыела.Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.