Бизнес-патриотизмны үстерү буенча "Аванти" эшкуарлар ассоциациясе хезмәт министры Антон Котяковка Русиядә алты көнлек эш атнасы кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать җибәргән.«Известия» карамагында булган документ авторлары билгеләп үткәнчә, 2014 елда санкцияләрнең беренче дулкынына кадәр Русия икътисады дөньяның иң эре биш икътисады арасына кергән һәм тотрыклы үскән, әмма чикләү чаралары арту сәбәпле, икътисади секторга йөкләнеш арткан.- Хәзерге вакытта безнең финанс-икътисади системаның өстәмә инвестицияләргә ихтыяҗы саклана, - диелә документта.Инициатива авторлары алты көнлек эш атнасы Русия икътисадының ныклыгын арттырырга, технологик һәм сәнәгать үсешенә ирешергә, икътисади суверенитетны ныгытырга һәм чит ил институтларына бәйлелекне киметергә ярдәм итәчәк дип саный. Ассоциациядә мисал итеп Бөек Ватан сугышы елларын китерәләр, ул вакытта «русиялеләр атнага алты һәм хәтта җиде көн эшләгән», һәм кайбер Европа һәм Азия илләренең практикасын китерәләр.Шул ук вакытта Русия хакимияте вакыт-ва