Мотоукчылар ротасы позицияләренә минометтан ут ачу нәтиҗәсендә безнең сугышчылар авыр яралана. Дамир Шәяхмәтов, Илдар Вәлиев һәм Наил Кузяшев составындагы медицина взводы көчле ут астында яралыларга беренче ярдәм күрсәтә һәм аларны хәвефсез зонага эвакуацияли. Нәтиҗәдә, сугышчылар исән кала һәм дәваханәләргә озатыла.Башкортстан егете Сергей Сергеев – махсус хәрби операциядә катнашучы. Маргелов исемендәге Рязань югары һава-десант команда училищесын тәмамлаган өлкән лейтенант Сергеев 2022 елның мартыннан махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны лаеклы үти.Колоннаны алгы сызыкка озата барганда, безнең сугышчылар дошманның диверсия-разведка төркемен ачыклый. Сергей Сергеевның һәм аның хезмәттәшләренең бердәм гамәлләре нәтиҗәсендә дошман юк ителә. Сугышчан бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Сергей Сергеев Жуков медале белән бүләкләнә.* * *Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия дивизионы хәрби әзерлек үтү урынында күнекмәләрне башлады, дип хәбәр ителә “Башкортстан батальоны” телеграм-каналында. “Беренче сәяси дәресләр уза”, — диелә хәбәрдә.Мәгълүм булуынча, 18 майда Уфада республикада оештырылган артиллерия дивизионын озату тантанасы узды. Яңа хәрби формирование Башкортстан мотоукчылар полкы составына керәчәк. Аның составына шулай ук Совет партизаны һәм данлыклы разведчик Даян Мурзин һәм Советлар Союзы Герое Таһир Кусимов исемендәге батальоннар керде.Ример НАСРЕТДИНОВ.