Тузганактан пешерелгән чәй бөерләрдәге ташларны эретә, организмны калий белән баета. Тузганакның тамырларын юып, төнәтергә дә була, өске өлешен дә кулланырга мөмкин. Кызыл чөгендер суты да бөерләр өчен искиткеч файдалы. Ул бөерләрдә ташлар булуны кисәтә. Ә ташлар инде булса, чөгендер сутына лимон яисә имбирь кушарга кирәк. Имбирле чәй дә бөерләр сәламәтлеген саклый. Ул ялкынсынуларны киметә. Имбирь тамырын юып, вак кыргычтан үткәрергә һәм 10 минут төнәтергә кирәк. Бу чәйгә бал кушсагыз, тамак авырту да бетәр. Бөерләрдә ташлар һәм инфекция булганда кычыткан төнәтмәсен кулланырга киңәш итәләр. 1-15 грамм коры кычытканны бер стакан кайнап чыккан суда 20 минут төнәтәләр. Сөзеп, көненә өч тапкыр берәр кашык кулланалар. Артыннан бер стакан су эчеп куярга кирәк. Ләкин йөкле хатын-кызларга кычыткан кулланырга ярамый! Аллергиясе булганнар да сак булсын. Лимон суты артык кальцийны чыгара, ташлар үсүне тоткарлый. Аны салкын су кушып кулланыгыз. Мүк җиләге суты яисә морсы бактерияләрне юк итә, инф