Урал аръягы Башкортстан территориясенең өчтән берен били. Бу төбәк Сибай шәһәр округы, Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Учалы, Хәйбулла муниципаль районнарын берләштерә. Биредә республика халкының 9 проценты яши. Шул ук вакытта бу төбәкнең республика икътисадына керткән өлеше әлегә алты проценттан артмый. Хәбәр ителүенчә, 2022 елның сентябрендә Башкортстан Хөкүмәте 2030 елга кадәр чорга Урал аръягын социаль-икътисади үстерү буенча яңа стратегияне раслады. Стратегиядә яңа энергетика куәтләре булдыру, инфраструктураны үстерү, төбәкнең туристлар җәлеп итүчәнлеген арттыру, яңа эш урыннары булдыру максат итеп куела. Стратегия беренче тапкыр узган елның июнендә “Урал аръягы” IV Бөтенрусия инвестиция сабантуе барышында республика һәм илнең эшлекле җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителгән иде. Документны эшләүне Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты (НИФИ) координацияләде. Стратегияне эшләгәндә абстракт бурычлар белән мавыкмау, икътисад үсеше тенденцияләрен исәпкә алу, субрегион халкының фикерен исәпкә алу мөһим иде. Башкортстан җитәкчелеге нәкъ менә шушы идеяне документның нигезе итеп раслады. “Республика Урал аръягының төп инвесторы. Ул безнең даими игътибар үзәгендә. Төбәк өчен дулкынланабыз, уңышларына шатланабыз. Шуңа күрә Стратегияне эшләгәндә урындагы муниципалитетларның тәкъдимнәрен җентекләп өйрәндек, халыкның теләкләрен исәпкә алдык, киңәшләштек”, – диде Стратегияне кабул итү уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Бу мөһим документта билгеләнүенчә, Урал аръягы үсешенең перспективалы юнәлешләре булып авыл хуҗалыгы, тау казылмалары чыгару сәнәгате, урман эшкәртү, туризм, транспорт инфраструктурасын формалаштыру, мәшгульлеккә ярдәм итү һәм халыкны социаль яклау тора. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм туризм тармакларында 174,3 миллиард сумлык 76 яңа проектны гамәлгә ашыру каралган. Инфраструктура һәм энергетика башлангычларына Сибай – Подольск – Новорудная тимер юл линиясе, 500 кВ электр подстанциясе һәм электр тапшыру линияләре төзүгә аерым игътибар бирелә. Әйтергә кирәк, бу төбәк моңа кадәр дә “үгисетелгән” түгел иде. Әйтик, “2011-15 елларга Урал аръягын икътисади үстерүнең уртача сроклы комплекслы программасы” 2010 елда кабул ителгән иде. Анда да конкрет максатлар билгеләнде. Бу программа, ни аяныч, Урал аръягын кискен социаль-икътисади үсешкә чыгара алмады. Моның объектив сәбәпләре бар иде, әлбәттә. Шулай да төбәкне үстерү буенча байтак чаралар гамәлгә ашырылды. Мәсәлән, Урал аръягын икътисади үстерү буенча комплекслы программага ярашлы, эшсезлекне чикләү һәм хезмәт хакларын күтәрү максатларына 36,8 миллиард сум акча юнәлтелгән, шуның 19 миллиард сумга якыны предприятиеләргә бирелгән. Ул вакытта хезмәт хакы 13,4 меңнән 22,9 мең сумга кадәр арткан, 9,7 мең эш урыны булдырылган. Хәзер Урал аръягыннан янә кешеләр китә башлаган. Бу, тәү чиратта, хезмәт хакы түбәнлеге һәм яшәү өчен уңайлы шартлар булмау белән аңлатыла. Яңа Стратегиядә билгеләнүенчә, 2030 елга максатлы күрсәткечләргә ирешү күздә тотыла. Мәсәлән, халык санын арттыру, хезмәт хакын 1,5 тапкыр күтәрү, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне һәм сафка кертелә торган торак күләмен – икеләтә, ә кече һәм уртача бизнес субъектлары санын сизелерлек арттыру планлаштырыла. Чираттагы “Урал аръягы” V Бөтенрусия инвестиция сабантуе шушы Стратегияне тормышка ашыру юнәлешендә мөһим адым булачак. Билгеле булуынча, Стратегик башлангычлар агентлыгы белән берлектә “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция сабантуе 2019 елдан бирле үткәрелә. Узган 4 ел дәвамында инвестиция сабантуе Русиядән һәм 50дән артык якын һәм ерак чит илләрдән 5000гә якын кешене берләштерде. Форумнар кысаларында 282 миллиард сумлык гомум икътисади нәтиҗә белән барлыгы 100 килешү төзелгән. “Урал аръягы-2023” V Бөтенрусия инвестиция сабантуеның эшлекле программасы кысаларында төрле темага 20дән артык сессия үткәрү планлаштырыла. Профильле секцияләр һәм пленар утырыш барышында катнашучылар инвестиция эшчәнлеге тәҗрибәсе һәм инвестицияләр җәлеп итү алымнары белән уртаклашачак, шулай ук Русия төбәкләрендә уңайлы бизнес-мохит формалаштыру ысуллары турында фикер алышачак. Экология, туризм һәм транспорт инфраструктурасын үстерү, уңайлы шәһәр мохите булдыру темалары күтәреләчәк. Моннан тыш, сабантуй вакытында Башкортстан Республикасының инвестиция потенциалы күргәзмәсе эшләячәк. Инвестиция сабантуенда федераль һәм төбәк дәүләт учреждениеләре, Русия бизнесы вәкилләре, инвесторлар, экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Традиция буенча, төрле чит илләрдән: БДБ илләреннән, ерак чит илләрдән, Якын Көнчыгыштан һәм Азиядән кунаклар көтелә. 25 майда “Урал аръягы” инвестиция сабантуе кысаларында бизнес-шерифлар форумы узачак. Форум программасы кече һәм урта малтабарлык өлкәсендәге вәзгыятьне анализлауга, кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү һәм аларның нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә, дәүләт белән бизнесның үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә тәҗрибә алмашуга багышлана. Инвестиция сабантуеның үзенчәлекле итеп оештырылуы бизнес-форумны чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләндерергә мөмкинлек бирә. Сабантуй вакытында кунаклар һәм катнашучылар Башкортстанның милли-мәдәни һәм халык ашлары традицияләре белән танышачак. Форумның мәдәни программасы Хәйбулла районында оештырыла. Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.