51 ел гомерен халыкка җырлаган, репертуарында 30дан артык татар халык җыры булып, Башкортстанның һәм Татарстанның чын халык артисты булган җырчы турысын ярып әйтә торган, беркемгә тәлинкә тотмый, үз көченә генә ышанган, шул ук вакытта, гаҗәеп нечкә күңелле кеше иде.Рухи көчлелеген Хәмдүнә апа әтисе Сәетгали агадан күчкән сыйфат дип саный иде. Тормыш сынауларын күп күргәнгә, әнисе дә җебегәннәрдән булмый. Әтисе ике тапкыр кулга алына. Әнисе, кечкенә баланы арбага салып, ире янына төрмәгә 12 тапкыр хәл белергә бара.– Портретта Сталинның күзен чокыды, дип, әтине кулга алганнар. Ә ул вакытта Сталин портреты авылда түгел, районда да булмый. Бу юлы ничектер котыла....Сугышта яраланганнан соң, ул кире авылга кайта һәм колхозга рәис итеп билгеләнә. Күрше авылда бер хатынның балалары, ачлыктан шешенеп, үләр дәрәҗәгә җиткән булган. Әти орлыкка дигән бөртектән өлеш чыгарган. Шуны кемдер белеп алып, донос язган һәм әтине кулга алганнар. «Ату» маддәсенә кадәр җиңеп чыккан кеше ул безнең әти, – диг