Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Инвестиция сабантуенда бизнес-шерифлар эшчәнлегенә йомгак ясадылар

Форум «Үзгәрешләр икътисадында кече һәм урта бизнес: системалы мәсьәләләр һәм ярдәм чаралары» пленар дискуссиясе белән ачылды. Анда чит ил дәүләтләре һәм илебез төбәкләре вәкилләре, шулай ук бизнес-шерифлар һәм республика эшкуарлары катнашты. Башкортстан вице-премьеры Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, Русия икътисады берничә ел каты чикләүләр шартларында үсеш ала. Коронавирус пандемиясе вакытында алар нигездә эчке характерда булган. Хәзер исә дустанә булмаган илләр тарафыннан кертелгән санкцияләр тышкы базарларга чыгу мөмкинлеген ябуга юнәлтелгән. - Шуңа күрә эчке резервларны максималь нәтиҗәле файдалану бурычы - бүген аеруча мөһим. Монда аерым роль, әлбәттә, үзгәрешләр үткәрүче буларак, бизнес алып бару мөмкинлекләрен киңәйтүгә бирелә. Бүгенге форумның эшкуарлык трансформациясе өлешендә темасы бу процессның асылын бик яхшы ассызыклый. Бүген Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм үз-үзләрен тәэмин итүчеләрнең саны арту күзәтелә. Күп очракта мондый уңай үсеш республикада төзелгән кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча системалы эш нәтиҗәсе булып тора. Сүз дә юк, аның төп элементы булып 2019 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән кертелгән бизнес-шерифлар институты тора. Аның эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә билгеләнгән. Институт Стратегик инициативалар агентлыгының иң яхшы төбәк практикалары пулына керде һәм Русия төбәкләрендә тиражлауга тәкъдим ителде, - дип ассызыклады Рөстәм Моратов. Төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов Башкортстан мисалында бизнеска дәүләт ярдәменең уңышлы практикалары турында сөйләде. - Хәзер, 4 ел узгач, бизнес-шерифлар инде аякта нык тора, төбәктә эшләү буенча зур тәҗрибә тупладылар. Сезнең өчен иң мөһиме - барлык юнәлешләрдә компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрү, юридик озату һәр ярдәм программасы үзенчәлекләрен һәр потенциаль алучы белән эшләү. Без - профильле министрлык, республика Хөкүмәте - "кулыбызны пульста тотабыз" һәм эшегезне хуплыйбыз, - дип билгеләде Рөстәм Афзалов. Бизнес-шерифлардан тыш, Башкортстанда бизнес белән эшләү буенча тагын бер нәтиҗәле институт - Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты бар. Вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова сүзләренчә, Башкортстан төбәкләр арасында беренчеләрдән булып әлеге институтны гамәлгә куйды. - Бүгенге көндә эшкуарларга җир участоклары темасы буенча консультацияләр зур ихтыяҗ тудыра. Шуңа күрә җир-милек мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәндә һәрьяклап белгеч ярдәме кирәк. Без төркемне Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә булдырдык һәм эшкуарларга оператив ярдәм итәргә тырышабыз, - дип билгеләде Ирина Абрамова. Форум кысаларында бизнеска дәүләт ярдәменең иң яхшы практикалары белән Үзбәкстан, Казахстан, Саратов, Кемерово, Иркутск һәм Чиләбе өлкәләре вәкилләре уртаклашты. Шулай ук форумда һәм 26 майда Сибайда узачак GMC төбәк кубогында катнашучыларны Португалиядән Global Management Challenge Халыкара оештыру комитетының башкарма директоры Жоао Филипе Матосо Энрикеш сәламләде. Форум азагында эшкуарлар белән дискуссия клубы булды. Моннан тыш, иртәгә "Урал аръягы" Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында бизнес-шерифларның II төбәкара форумында катнашучылар үз эшләрен башка сессияләрдә дә дәвам итәчәк. Фото: bashinform.ru