Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Павловкада янгын-тактик өйрәнүләр узды

Эзләү-коткару отрядының яңа бинасы конструкциясе каркастан һәм сэндвич-панельләрдән тора, бу елның салкын вакытында җылылык югалтуны киметә. Ведомствода Андрей Назаров йөкләмәсе буенча штат саны 16дан 22 кешегә кадәр арттырылган. Отрядта 4 сменалы дежурлык каралган. - Яңа коткару бүлекчәсе өчен 11 берәмлек махсус техника - югары үтемле автомобильләр, каргизгеч һәм квадроцикл, 4 йөзү чарасы, шул исәптән "Пиранья-4" аэрокөймәсе сатып алынды. Отрядны төзү һәм җиһазлауга 106 миллион сумнан артык акча бүленде. Төп бурыч - гомерләрне саклап калу өчен ярдәм итү, - дип ассызыклады Премьер-министр. Шулай ук бүген Күмертау авиация предприятиесе җитештергән "Ка-32А11ВС " янгын һәм коткару вертолетын кулланып, янгын-тактик өйрәнүләр узды. Берничә минут эчендә «Ястреб» шартлы янгынны сүндерде. Фото: pravitelstvorb.ru