Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Остаз канат куя!

Иң яхшы педагогик идеяләрне тарату өчен һөнәри киңлек булдыру максатыннан Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф буенча ресурс үзәге "Остаз” республика конкурсын башлап җибәрде.Башкала педагогларын җыйган бәйге “Остаз өйрәтә! Остаз алга әйди! Остаз канат куя!” девизы астында үтә. Әлеге мөһим чара быел игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы” һәм “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы” кысаларында оештырылды. Конкурс командаларның педагогик ярышлары формасында уздырыла.Бүген Мәгарифне үстерү институтында туган тел методистлары, башкорт теле укытучылары, башкорт төркемендә эшләүче тәрбиячеләр катнашлыгында командалар арасында беренче уен старт алды. Бәйгегә башкаланың төрле районнарыннан педагоглар командалары җыелган иде. Алар, бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, үзләре белән таныштырды, осталыкларын күрсәтте. Әйтергә кирәк, ярышлар бик кызу барды.Беренче уен кысаларында педагогик командалар ярышы, уку-методик эшләнмәләр күргәзмәсе, “Печа-куча” форматында һөнәри педагогик конкурсларда җиңүчеләр һәм лауреатларның алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу оештырылган иде.Бәйге агымдагы елның декабренә кадәр дәвам итәчәк. Иң яхшы командалар 14 декабрьдә финал уенында очрашачак.