Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан күчемсез милек белән электрон килешүләр саны буенча лидер булды

- Хәзерге вакытта ведомство хокукларны теркәү, кадастр исәбенә алу, исәпкә алу һәм теркәүнең бердәм процедурасы буенча хезмәт күрсәтә. “Росреестр”га документларны электрон рәвештә бирү күчемсез милекне кыска вакыт эчендә законлаштырырга ярдәм итә, чөнки республикада мондый гаризаларны эшкәртү сроклары 2 көннән артмый, шул ук вакытта закон буенча алар 7-9 көн тәшкил итә, - дип сөйләде Башкортстан буенча “Росреестр” идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.Елның беренче өч аенда Башкортстан буенча “Росреестр” идарәсенә күчемсез милекне исәпкә алу һәм теркәү өчен 97,6 мең электрон гариза кергән, бу, узган елның шушы чорындагыга караганда, 10 процентка күбрәк. Гомум саннан мондый белдерүләр өлеше 57 проценттан артык тәшкил итте, бу 52 процент тәшкил иткән уртача Русия күрсәткеченнән югарырак.Фото: pravitelstvorb.ru