Былтыргы уку елында Мәскәү урта мәктәбе укучылары әлеге бәйгедә катнашып, Башкортстан Республикасының 60 җиңүчесе исәбенә кереп, 675 мең сумга мәктәптә тренажер залы җиһазландырган иде.Бүген Мәскәү авылы мәктәбендә тагын проектлар төзү буенча кызу эш алып барыла. 7-11нче сыйныф укучылары үзләренең уй-теләкләрен биш юнәлеш буенча әзерли. Алар медиаүзәк булдыру, музейны заманча җиһазландыру, ял итү урынын төзекләндерү, турист бүлмәсе ачу, китапханәне яңарту буенча проектлар тәкъдим итә.- Мәктәбебезне бик яратабыз, ул тагын да күркәмләнсен өчен үз өлешебезне кертергә телибез, - ди укучылар.Фото: Эльза Мөхәммәтҗанова.