Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кая бара икән бу дөнья?

Моннан ике ел элек 19 яшьлек Илназ Галәвиев дәресләр вакытында мәктәпкә бәреп керде, шартлаткыч ыргытып, балаларга һәм укытучыларга ут ачты. Нәтиҗәдә, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, тугыз кеше (җиде укучы һәм ике укытучы) һәлак булды."Бөтен илне тетрәндергән канлы вакыйга корбаннарын бүген уку йортында искә алалар. Мәктәптә фаҗига корбаннарына багышланган митинг оештырылган. Чарага җинаятьче коралыннан һәлак булган 8 «А» сыйныфы балаларының әти-әниләре, укытучыларның якыннары чакырылган", - дип яза "Интертат".Чарага җырчы Ришат Төхвәтуллин да килгән. Ул линейкада үзенең «Кая?» җырын башкарган.«Кая, кая бара икән бу дөнья?Кем язмышы кемнәр кулында?Кемдә әрни кемнең ярасы,Бәхет юлын ничек табасы?..», – дигән юллар бар ул җырда. Илназ Галәвиев апрельдә гомерлек төрмәгә хөкем ителде. Фото: tatar-inform Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/175-gimnaziya-faigase-ellygyna-risat-toxvatullin-kilgan-kem-yazmysy-kemnar-kulynda-5859167