23-26 майда Уфада 31нче Халыкара махсуслаштырылган "Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсе һәм Русия нефть-газ химиясе форумы узачак. Аны Башкортстан Хөкүмәте, республиканың Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештыра. Чараны оештыруда Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә, Энергетика министрлыклары ярдәм итәчәк. Республикада үткән мондый күргәзмәләр илдә әлеге тармакта ТОП-5леккә кергән.Бүген Уфаның ВДНХ-ЭКСПО Күргәзмәләр залында моңа бәйле матбугат конференциясе үтте. Анда Премьер-министр урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, Башкортстан күргәзмәләр компаниясенең генеральный директоры Альбина Килдегулова катнаштылар.Быел әлеге күргәзмәдә Русиянең 36 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Үзбәкстан, Иран һәм Кытай Халык Республикасыннан 315 компания катнашуы көтелә. Коллектив экспозиция Орел өлкәсеннән һәм Курган кластерыннан күрсәтеләчәк. Быел беренчегә Иран Ислам Республикасы стенды да тәкъдим ителәчәк.Күргәзмә экспозицияләре 14300 квадрат метр мәйданда җәелдереләчәк.- Быел әлеге тармакта үзләренең юбилейларын билгеләүче компанияләр күп. Мәсәлән, "Газпром нефтехим Салават" җәмгыятенә - 75, "Газпром трансгаз Уфа" җәмгыятенә - 70, "Газпром межрегионгаз Уфа" җәмгыятенә 25 ел. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин. Гомумән, бездә бу өлкәгә игътибар зур. Без эшебезне күрсәтергә һәм башкалардан да тәҗрибә тупларга тиеш, - диде Алексанр Шельдяев.- Бездә шундый күләмле чараны үткәрү мөмкинлеге бар. Күргәзмәдә 20 мең кеше катнашуы көтелә. Әлеге чараның Яшьләр көнендә оештырылуында берникадәр үзенчәлек бар. Яшь галимнәр һәм булачак белгечләр өчен Халыкара студентлар олимпиадасы, "Нефть һәм газ катламнарын геологик-геофизик тикшеренүләр" дигән Гомумрусия яшьләр фәнни-гамәли конференциясе, төбәк хакатоны, вакансияләр ярминкәсе оештырылачак. Чарада, шулай ук, 40 фәнни учреждениенең катнашуы көтелә. Гомумән, республика берничә көнгә газ, нефть белгечләре башкаласына әвереләчәк, - диде Альбина Килдегулова.Чара кысаларында газ тармагына кагылышлы диктант язу көтелә. Анда 300дән күбрәк кеше катнашачак.Чара кысаларында эшлекле сөйләшүләр дә булачак.
"Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсендә башка төбәкләр дә катнашачак
11 мая 202311 мая 2023
1 мин