Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Истәлекле урыннарны сакларга кирәк

Бу хакта мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы буенча төбәк идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Салават Колбахтин оператив киңәшмәдә хәбәр итте.Республика җитәкчесе кушуы буенча, идарә Уфа хакимияте белән берлектә шулай ук конкурс сатуларында «Степанов-Зориннар усадьбасы» һәм «Тихониннар йорты» мәдәни мирас объектларын сата. Бу биналарны реставрацияләү инвестор тарафыннан җитди финанс кертемнәре таләп итә.- Безнең тырышлыкларыбыз мондый истәлекле урыннарны максималь саклауга юнәлтелергә тиеш. Алар шәһәрләрне бизи. Кызганычка каршы, без күп нәрсәне югалттык. Бу йортларның тузган хәлдә булуы аңлашыла. Әмма саклап кала алганны коткарырга кирәк, – диде Радий Хәбиров. - Бухартовскийлар усадьбасының яңа хуҗаларына эшне ахырына кадәр җиткерергә ярдәм итегез.Төбәк җитәкчесе шулай ук Уфада Сергей Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасын реконструкцияләү мәсьәләсен күтәрде. 2023 елның апрелендә биредә парк зонасын модернизацияләү һәм территорияне төзекләндерү башланды. Фото: gorobzor.ru