Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Шагыйрь, рәссам һәм остаз

Алар Юрий Лапшинның "Красота спасёт мир" шәхси күргәзмәсендә булды, анда автор белән шәхсән аралаштылар. “Елның горурлыгы һәм даны” республика музей акциясе кысаларында, алар, шулай ук, Сталинград сугышына багышланган батырлык дәресендә катнашты.Булачак экологлар танылган рәссам һәм шагыйрь белән уртак телне җиңел тапты. Юрий Лапшин Уфа нефть институтын тәмамлаган, ул студент тормышындагы кызыклы тарихлары белән сөенеп уртаклашты.Юрий Федорович күргәзмә буенча экскурсиядән соң яшьләргә мөһим теләкләрен җиткерде: “Табигатькә һәрвакыт сакчыл карагыз, - диде ул, - һәм белем туплагыз: аларда барлык нәрсәнең нигезе”.Фото: contenta.info