Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

«Тәмугта янсын…»

Җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы, танылган блогерның авариядә һәлак булуын хәбәр иткән идек.Авариядә катнашы булган кешене тоткарлаганнар. Ул Диананың юлын кистергән һәм авария урыныннан качып котылмакчы булган. Әмма күзәтү камералары аша бу водительне тиз тапканнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул исерек булган.Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә туганына багышлап пост урнаштырган. «Әлегә моңа ышанып булмый. Бу югалту әти-әниемне югалтудан кызганычрактыр. Исерек килеш руль артына утырган җинаятьче аркасында туганымның гомере өзелде, өч бала ятим калды, әти-әнисе баласыз калды. Ул гаиләдә бердәнбер акча эшләүче иде. Тыныч йокла, кадерлебез. Балаларны үстерербез, Аллаһ бирсә, туганым», - дип язган ул.«Гел елмая иде, беркемгә «юк» дип әйтә белмәде, өй өчен, безнең өчен бөтен нәрсәне дә эшли иде. Соңгы әйберенә кадәр бирде. «Юк» дими, «вакыт юк» дими. «Әни, хәзер, әни, хәзер, хәзер үк эшлим», – дип тора иде», – дип сөйләгән Диананың әнисе тагын бер блогер Равил Закировка.Очып кына йөри, һәр җиргә өлгерергә тырыша иде, диләр мәрхүмә турында. Кискәннәр канатларын... Калганнарга Аллаһ сабырлыклар бирсен.