Уфадан аларга миномет расчетларын ташу өчен өч «Урал», алгы сызыктан яраланганнарны чыгару өчен «Урал» броневигы, сугышчыларны һәм йөкләрне ташу өчен билгеләнгән ике «УАЗ» җибәреләчәк. Яңа партияне исәпкә алып, предприятиегә 27 модернизацияләнгән машина тапшырыла, алар, безнең сугышчылар фикеренчә, кыр шартларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән. Техника 10 майда Уфада предприятие мәйданчыкларының берсендә тапшырылды. Бу - республиканың хәзерге вакытта СВОда булган якташларыбызга күрсәткән ярдәменең бер өлеше. Күптән түгел генә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донбасста булды, анда Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм иреклеләр белән очрашты, аларның көнкүреш шартлары белән танышты. "Безгә мобилизацияләнгән егетләребезнең ничек сугышканын һәм ничек урнашканын күрү мөһим иде. Меңләгән мобилизацияләнгән егетләр күбесенчә бергә сугыша. Без өч урында булдык. Берсендә 2 мең ир-егет хезмәт итә, икенчесендә - шулай ук 2 мең һәм өченчесендә - тагын 600 кеше. Алар барысы да төрле урыннарда – Д