Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерде. Радий Хәбиров аңа һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алырга кушты. "Пандусларны түбәнәйтергә өйрәндек кебек, әмма кайвакыт коляскалы кешегә алар аша керергә авыр, — диде ул. — Ел саен урнаштырыла торган пандуслар саны артырга тиеш. Бу, шулай ук, ихаталарны төзекләндерү һәм подъездларны ремонтлау программасына керә. Без моның өчен акча бүләбез”. "Башкортстан Республикасында уңайлы мохит" дәүләт программасын гамәлгә ашыруга быел 119,7 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Бүген программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, өстенлекле объектларның 75 процентына инвалидлар үтеп керә ала. Объектларның саны - 682. Быел янә 12 муницмпль объектны адаптацияләү күздә тотыла. Быел әлеге программаның гамәлдә булу вакыты чыга. Әмма хәл ителмәгән мәсьәләләр кала. Министрлык 2024-29 елларга яңа дәүләт программасы әзерли. Фото: Mk.ru